Казан шәһәрендә тарихи урыннарны барлау, аларны яңарту эше дәвам итә. Башкаладагы 11 объект Тарихи урыннарны үзгәртеп кору буенча ведомствоара комиссия тикшерергә тиешле исемлеккә керергә өлгергән дә инде. Шул җәһәттән утырыш та үткәрелде. Анда элеккеге «Сантехприбор» заводы урнашкан территориягә аеруча игътибар бирелгән. Бишбалта бистәсе дә җитди урын алып тора.
Күпер кирәк
Бишбалта тарихын өйрәнүчеләр, аны яңартырга теләүчеләр арасында гомере буена диярлек данлыклы «Урак һәм Чүкеч» заводында хезмәт куйган, аның музеен төзегән, бистәнең тарихын өйрәнгән, элмә такталар куйдырткан, һәйкәлләр төзеткән, һәр яхшы яңалыкка сабыйларча сөенгән Гарәфетдин абый Хисаметдинов та бар. Бу юлы да комиссия утырышында кайбер нәрсәләрнең бөтенләй күз уңыннан төшеп калуына борчылып, бәлки ишетерләр дигән теләк белән, үз проектлары белән таныштырырга редакциягә килеп чыкты.
– 1982–1983 елларда «Урак һәм Чүкеч» заводы Идел елгасы буенда, тимер юл белән Киров дамбасы арасындагы буш урында парк ясаган иде. Ул спорт-савыктыру үзәге буларак оештырылды. Заманында бу парк Бишбалтада яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны булса, Елга техникумы студентлары, 15 нче татар гимназиясе, 32 нче мәктәп укучылары һәм якында урнашкан өч балалар бакчасы өчен спорт төрләре белән шөгыльләнү урыны итеп тәгаенләнде. Ни кызганыч, хәзерге вакытта анда бөтен җайланмалар сүтеп алынган, тузган, таралган. Парк гөрләп эшләгән вакытта халык, бигрәк тә спортчылар Казансу каналының (ул Куйбышев сусаклагычы төзелгәндә, 1952–1956 елларда эшләнде) аргы ягына чыгар өчен күпер салуны сорады. Завод аны планга керткән дә иде. Тик заманалар үзгәреп, бу эш башкарылмыйча калды. Бүген әлеге проектны чынбарлыкка ашыру бигрәк тә кирәк. Чөнки каналның бер ягында «Бишбалта» паркы булса, икенче ягында – «Локомотив» комлыгы, төзеләчәк канатлы юл, Казанның үзәк елга йокымы (пристане). Өстәвенә шул ук якта очучы Михаил Девятаевка һәйкәл салына һәм аның исемендәге парк төзелә. Тимер юл, машина юлы йөри торган күпергә параллель рәвештә җәяүлеләр өчен тагын берсен салып, Казансу каналы аерып торган бу ике тарихи урынны, һичшиксез, тоташтырырга кирәк. Күперне «Гашыйклар күпере» дип атарга тәкъдим итәр идем. Чөнки андый күпер һәр шәһәрдә диярлек бар, ә Казанда нишләптер юк.
Без тәкъдим иткән проектта (эскизлар авторы – Зөлфия Мөхәммәтҗанова) күпер Сөембикә манарасы сурәте белән бизәлгән. Казанга керү юлында бу символның булуы зур әһәмияткә ия. Сөембикә Ханбикә улы Үтәмеш хан белән 1551 елның 11 августында нәкъ менә Бишбалтаның Бакалда йокымыннан Яңа Әмир (Свияжск) авылына йөзеп китә. Соңгы мәртәбә Казан белән шушы тирәдә саубуллаша.
Икенче проект буенча, киләчәктә Киров дамбасының Казансу елгасы ягында да шундый ук күпер кирәк дип саныйм. Беренчедән, Кремль ягында «Манзара» исемле ачык зур суда йөзү бассейны булган ял итү паркы төзелә. Аннан килеп, реставрация эшләре тәмамлангач, Казанны 1552 елда басып алганда корбан булганнарга салынган һәйкәлне, Михаил Девятаевның Елга техникумында урнашкан музеен карарга килүчеләргә туристик маршрутны дәвам итү өчен дә бик кирәк ул күпер. Шул урыннан канал аша салынган күпергә чыгып, сәяхәтне тагын да дәвам иттерергә мөмкин булыр иде.
Сәнәгать районы
Бишбалтада ниләр эшләргә җыеналар? Мөгаен, барыгызга да мәгълүмдер: элекке трамвай депосыннан ерак түгел Җәмигъ мәчете төзелеше планлаштырыла. Җир әзерләү эшләре күптән башланды инде. Хәтерегездә булса, башта бу төзелеш Кремльгә каршы якта, элеккеге «Кырлай» паркында тәгаенләнгән иде. Күп кенә фикер алышулардан соң Идел белән Казансу кушылган урын сайлап алынды. «Бу – Идел елгасы борылыш ясаган бик үзенчәлекле урын, Җәмигъ мәчете төзелеше өчен һәр яктан туры килеп тора», – ди бу җәһәттән шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
Бишбалтаның Клара Цеткин урамындагы буш урынга Илшат Фәрдиев җитәкчелегендәге «Сетевая компания»нең коммуналь хуҗалык объекты «кунакларга» җыена. Аның янында бай тарихлы трамвай депосы урнашкан. Үзгәртеп корылганнан соң бу бинада музей ачарга җыеналар. Ни өчен «Сетевая компания» дигәндә, анысына да җавап бар. Бишбалта – элек-электән сәнәгать көчле үскән район. Хәтта кайчандыр бер Клара Цеткин урамында гына да 13 завод, фабрика, төзелеш тресты булган. Урам кырыендагы биналар тарихи буларак торгызылачак. Ә эчке яктагы җимерек урыннар, чистартылып, торак йортлар, балалар бакчасы төзеләчәк. Бистәнең буеннан буена җәяүлеләр өчен яшел зона булдырылачак.
– Музей җәһәтеннән дә аңлашылмый торган урыннар бар, – ди Гарәфетдин Хисаметдинов. – Адмираллыкның 300 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан кабул ителгән карарда, Әби патша йөзеп килгән «Тверь-2» галерасын торгызып ( ул янгында юкка чыга), шунда музей ачарга ниятләнгән иде. Ул вакытта без – тарихчылар тәкъдим иткән проект буенча трамвай депосында «Шәрык базары»н торгызу каралды. Югыйсә элек ике зур базарның берсе шушы урында булган икәнлеге билгеле. Башланган эш – беткән эш, диләр. Озак вакыт үтмәс, мәчет тә төзелеп бетәр. Ә менә анда ничек йөрерләр? Бу хакта да нишләптер уйланылмый. Без тәкъдим иткән проект буенча, Киров районының символы булган Кызыл капка яныннан Яр буе урамына юл салып, төзелеп килә торган «Боҗра» тимер юлы белән кисешкән урында Җәмигъ мәчете тукталышы ясау тәкъдим ителгән иде. Ул да төшеп калды. Ә бит көннәрдән беркөнне бу мәсьәлә барыбер көн үзәгенә килеп басачак.
Туристлар өчен маршрут ясау ниятеннән тарихи Бишбалта бистәсендә шактый эшләр эшләнде дә инде. Үзгәртеп корудан соң «Балыкчы» бакчасы, «Вертолет» яшьләр күңел ачу үзәге ачылды. Казансу елгасындагы һәйкәлне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Бишбалтаның тарихын өйрәнүчеләр, киләчәге өчен җан атучылар фикеренчә, бу байлыкны карап йөрер, күрсәтер өчен бары «Гашыйклар күпере» генә җитми.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat