Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады

20 декабрь – Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне. Премьер-министр Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәте исеменнән иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Иминлек органнары һәрвакыт дәүләтнең ышанычлы нигезе булды. Бу һөнәр ияләрен халык белми, әмма аларның хезмәте дәүләтебездә тәртип урнаштыру өчен чиктән тыш мөһим, – диелгән котлауда. – Бу һөнәри бәйрәм ил мәнфәгатьләре һәм иминлеге, җәмгыятебездә тотрыклылык, халыкның тынычлыгы сагындагы кешеләргә ихтирам-хөрмәт билгесенә әйләнде. Аларга Россиянең конституцион төзелеше һәм территориаль бөтенлегенең какшамаслыгын тәэмин итү буенча гаять зур бурыч йөкләнгән. Боларның барысы да бик зур ихтыяр көче һәм батырлык таләп итә.

Хезмәт ветераннарына эчкерсез рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсе килә. Сезнең фидакарьлек, намуслылык һәм батырлыгыгыз яшь буынга лаеклы үрнәк булып тора. Алар эшкә тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итү кебек сез булдырган традицияләрне дәвам итә. Иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарына чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү