Әнәс Локманов: «Ашлама хисабына гына уңыш алып булмый»

«Татарстан агрохимия үзәге» федераль дәүләт бюджет оешмасы җитәкчесе Әнәс ЛОКМАНОВ белән туфрак, аның әһәмияте һәм уңдырышлылыгы үсемлекләргә ничек тәэсир итүе турында сөйләштек.

1964 елда агрохимия лабораториясе буларак төзелгән оешма быел 60 еллыгын билгеләп узды. Әнәс Әхтәмович, гади генә итеп әйткәндә, бүген сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Без Татарстанның барлык хуҗалык басуларындагы туфракларның торышын тикшерәбез һәм аларның дәүләт мониторингын булдырабыз. Ел саен 7–8 әр районны алып, биш елда барысын да өйрәнеп чыгабыз. Алынган нәтиҗәләрдән чыгып, туфракның уңдырышлылыгын анализлыйбыз.

Татарстанда нинди төр туфраклар бар

– Татарстанда туфраклар бик төрле һәм бездә рельеф та дулкынлы. Каманың теге ягында (Алексеевск, Азнакай, Чистай, Яңа Чишмә, Әлмәт, Түбән Кама, Ютазы районнары) – кара туфрак, Кама алды зонасында (Балтач, Саба, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Арча, Кукмара, Яшел Үзән районының Казанга якын өлеше) – көлсу урман туфрагы, Идел алды зонасында (Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле районнары) – кәсле-көлсу туфрак. Кара туфрак иң уңдырышлысы булса, көлсу урман туфрагы иң уңдырышсызы. Уңдырышлылыктан чыгып, туфракка зыян килмәслек итеп, күпме ашлама кертәсен исәпләп чыгарабыз. Ашлама кертү – үзе бер дөнья ул. Аны өйрәнеп тә бетереп булмый. Хәзер инде аларның төрләре дә, сортлары да үзгәрә.

Хуҗалыкларга елданел ашламаның күләмен арттыру бурычы куела. Бу ни өчен эшләнә?

– Уңышның 60 проценты – туфрактан, 40 проценты – ашламадан. Кара туфракта бу күрсәткеч бераз аерыла: 50 гә 50. Ягъни ашлама хисабына гына уңыш алып булмый. Мул уңыш алыр өчен берничә шарт булырга тиеш: югары репродуктивлы орлык, яхшы эшкәртелгән, агрохимик потенциалы югары булган туфрак, саклану чаралары. Хәзерге инвесторлар аз ашлама кертеп, күп уңыш алмакчы булалар. Болай эшләү дөрес түгел. Туфрак әлегә уңыш бирә ул, ләкин аның да запасы (көче) бервакыт бетәчәк бит. Әйтик, Балтач, Әтнә, Буа районнарындагы хуҗалыклар җиргә бик яхшы мөнәсәбәттә, тиресен дә, ашламасын да кертәләр. Чөнки алар киләчәккә карап эшлиләр. Ләкин туфракның теле юк, ничек кенә файдалансак та, ул әйтеп бирә алмый. Киләчәктә агрохимик потенциалы төшеп китсә, авырга туры киләчәк. Без туфракны киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш. Туфрак ул – нигез, база. Ә табигатьне, туфракны алдалап булмый. Барысы да вакытлыча гына.

Уңдырышлылык күбрәк туфрактан тора, дидегез. Шул ук вакытта көлсу урман туфрагында да балтачлылар, арчалылар, тәтешлеләр яхшы уңыш ала

– Чөнки алар ашлама кертә, туфракны кайгырта. Соңгы елларда хуҗалыклар тиресне бик аз кертә. Республикада бер килограмм тирес кертмәгән районнар бар. Анда нинди уңдырышлылык турында сүз алып барырга була? Туфракның өч күрсәткече бар: физик (тыгызлыгы), биологик һәм химик. Җир тыгызлангач утыра, утыргач, ару, талчыгу барлыкка килә, бактерияләр дә булмый. Бу – зур мәсьәлә.

Аграрийларга еш кына: «Һава торышын сәбәп итмәгез, технологияләрне кайгыртыгыз», диләр. Әйтик, быел, 2010 елдагы корылык белән чагыштырганда, югалтулар азрак булды. Безнең белгечләр корылык шартларында да яхшы уңыш алырга өйрәнеп киләме инде?

– Шулай, янәшә торган ике басудан ике төрле уңыш алып була. Югыйсә туфрак та, һава шартлары да бер үк. Туфракның агрохимик мөмкинлеген кайгыртып торырга кирәк. Без табигатькә йогынты ясый алмыйбыз, ә менә агрохимик мөмкинлеген арттыра алабыз. Ул артса, корылыкка чыдамлылыкны да арттырып була. Моңа барысы да: тирес тә, сидерат та, известьләштерү дә, фосфорлаштыру да йогынты ясый. Дөрес, бу – күп акча сорый торган эш. Бер-ике елда чыгымнар күп чыга, аның каравы аннан соңгы 8–10 елда әлеге хезмәт биргән уңышы белән үзен аклый. Шуңа күрә мин һәрвакыт, киләчәккә карап эшләү кирәк, дим.

Боларны аңлап эшләр өчен хуҗалыкларда агрономнар җитәме соң?

– Кулдагы бармаклар ничек төрле булган кебек, белгечләр дә төрле. Кистереп кенә әйтеп булмый. Араларында төрлесе бар, тик соңгы елларда хуҗалыкларда агрономнар азрак калды.

Яңгыр туфракка ничек тәэсир итә?

– Әйтеп бетергесез яхшы. Туфрактагы бактерияләр дымлылыкка бәйле. Дым булса, бактерияләр күп була. Алар туфракның структур составын ясыйлар.

Соңгы 20 ел эчендә туфрак составы, сыйфаты үзгәрдеме?

– Үзгәрде. Әлегә безнең республикада ике проблема бар: беренчесе – гумус (органик матдә) кимү. Икенчесе – туфракның ачылыгы. Бактерияләр гумусны һәм ачылыкны эшкәртеп, минераль матдәләргә күчерәләр. Тирес кермәү, сидератлар кулланмау аркасында бездә гумус кимеп бара. Әйтик, Алабуга районында ачы туфрак 70 процентка җиткән. Кара туфракта гумус бер гектарда 200–300 тоннаны, көлсу урман туфрагында 80–100 тоннаны тәшкил итә.

Көнбагыш җирнең көчен бик нык ала, диләр? Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Әти 30 ел агроном булып эшләде. Ул, көнбагышны 8 елга бер тапкыр чәчәргә кирәк, дип әйтә иде. Ләкин хәзер «көнбагыш җирне яхшырта икән» дигән фикерне алга сөрә башладылар. Шуңа күрә мин монда кистереп берни әйтә алмыйм, бәхәсле мәсьәлә. Ул безнең өчен чагыштырмача яңа культура, аны ныклап торып өйрәнергә кирәк әле.

Бәрәңге бакчасына күпме тирес керергә тиеш?

– 4–5 елга бер тапкыр черегән тирес керсә, бик яхшы. Аны бер гектарга 10–15 тоннадан исәпләргә кирәк. Кызыл туфракка күбрәк кертергә кушалар. Ләкин кара туфракның каршылык күрсәтү дәрәҗәсе югарырак. Шуңа күрә ике төрле туфракка да бер күләмдә тирес кертү яхшы булачак.

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү