Татарстанга салкыннар 20 градустан артачак

Иртәгә – 19 декабрьдә Татарстанда кар һәм һава температурасының -17 градуска кадәр төшүе көтелә. Юлларда – бозлавык.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез термометрның терекөмеш баганасы -3…-8 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -6…-11, урыны белән -17 градуска кадәр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, секундына 6-11 метр тизлектә җил.

Җомга – 20 декабрьдә аз гына кар явып үтәчәк. Кайбер районнарда җиңелчә генә буран булачак. Көндез һава температурасы -7…-12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә -11..-16, урыны белән -20 градуска кадәр.

Моңа кадәр Гидрометеоүзәктән хәбәр ителгәнчә, бу атнада татарстанлыларны кар-буран гына түгел, бәлки әле һава температурасының -22 градустан +3 градуска кадәр “сикерүе”, шулай ук юеш кар һәм бозлавык көтә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү