Закон үз көченә керде

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Рәисе якындагы 3 елга керем-чыгымнарны күздә тоткан финанс законнарына – республика бюджеты турында һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында законнарны имзалады. Гамәлдәге законнарга үзгәрешләрдә исә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү барышын контрольдә тоту, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын резервта калдыру тәртибен үзгәртү, Муниципаль берәмлекләр советына җирле үзидарәнең торышы, аны үстерү турында республика Рәисе һәм Министрлар Кабинетына еллык доклад тапшыру бурычын каралган.

Социаль өлкә чыгымнары 40 процентка арта

Киләсе елның 1 гыйнварыннан «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә. 2025 елга төзелгән бюджет, алдагы еллардагы кебек үк, социаль юнәлешле һәм программалы булып кала. Социаль өлкәгә беренче чираттагы чыгымнар барлык чыгымнарның 86 процентын тәшкил итәчәк.

2025 елда республика бюджеты керемнәре – 472,1 миллиард сум, чыгымнары – 485,6 миллиард сум, бюджет дефициты 13,5 миллиард сум булачак.

2026 елда керемнәр – 497,7 миллиард сум, чыгымнар – 510,7 миллиард сум, бюджет дефициты 13 миллиард сум күләмендә фаразлана.

2027 елда керемнәр – 519,8 миллиард сум, чыгымнар – 532,2 миллиард сум, бюджет дефициты 12,4 миллиард сум күләмендә планлаштырыла.

2025 елда мәгариф өлкәсенә республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 111,3 миллиард сумга җитәчәк. Законда республиканың социаль максатчан программаларын гамәлгә ашыруга, хезмәт хакын арттыру, мәгариф учреждениеләрен, кадетлар интернатларын тоту, йомгаклау аттестациясен үткәрүгә чыгымнар исәпкә алынган.

Бюджет чыгымнарының мөһим статьяларыннан берсе – сәламәтлек саклау өлкәсе. Аны тоту һәм үстерүгә 54,6 миллиард сум сарыф бүлеп бирелә. Шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә, сәламәтлек саклау учреждениеләрен тоту, дарулар һәм җиһазларны үзәкләштерелгән нигездә сатып алу, гемодиализ процедураларын уздыру, мәҗбүри медицина иминияте системасы аша медицина оешмаларын бер каналлы финанслауга.

2025 елдагы барлык социаль пособиеләр һәм түләүләрне индексацияләү өчен республика бюджеты чыгымында 69,2 миллиард сум күздә тотылган.

2025 елда мәдәният һәм кинематография чыгымнары 12,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу акча грантлар бирүгә, китап фондларын тулыландыру, иҗат берлекләренә ярдәм итү, музейлар, театр, китапханәләр, иҗат коллективларын тотуга юнәлдереләчәк.

Киләсе елда физик культура һәм спортны үстерүгә 7,4 миллиард сум юллау планлаштырыла. Шул исәптән спортка әзерләү учреждениеләре эшчәнлегенә, спорт өлкәсендә чаралар оештыру һәм үткәрүгә.

Медицина ярдәме күрсәтү чыгымнары арта

1 гыйнвардан «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы гамәлгә керә. Аның нигезендә, киләсе елга керемнәр һәм чыгымнар икесе дә бертигез күләмдә – 93 миллиард 636,6 миллион сум күләмендә планлаштырылган. Фонд бюджеты алдагы елларга да дефицитсыз булачак: 2026 елда керемнәр һәм чыгымнар – 100 миллиард 867,6 миллион сум, 2027 елда 107 миллиард 788,2 миллион сум тәшкил итәчәк.

2025 елда фонд бюджеты, мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын финанслау нормативы үсү, шулай ук республикада иминиятләштерелүчеләр саны арту хисабына 7,9 процентка үсеп, 19 175,3 сум тәшкил итәчәк.

Фонд бюджеты чыгымнарында иң зур өлешне «Сәламәтлек саклау» бүлеге буенча чыгымнар (99,4%) тәшкил итә.

Капиталь төзекләндерүнең барышы контрольдә тотылачак

2024 елның 12 декабрендә «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Законда Министрлар Кабинетына гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү барышын контрольдә тоту турында карар кабул итү хокукы бирү каралган.

Мондый контрольлекне, Татарстан Министрлар Кабинеты тиешле карар кабул иткән очракта, вәкаләтле башкарма хакимият органы яки аның карамагындагы дәүләт учреждениесе башкарачак.

Республика законнарына үзгәрешләр быел 1 сентябрьдән үз көченә кергән Россия Торак кодексы нормаларына бәйле. Алар нигезендә, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлау барышын контрольдә тоту каралган.

Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылырга мөмкин

23 декабрьдән «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.

Закон Федераль законга туры китерү максатында эшләнеп кабул ителгән. Анда Татарстан Рәисе карары нигезендә бизнес-омбудсмен вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату тәртибенә ачыклык кертелгән.

Инвалидларны эшкә алу контрольдә тотылачак

12 декабрьдән «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде (кайбер абзацларыннан тыш – алары 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә).

Закон нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен аныклауны, бу өлкәдә дәүләт ярдәменең төп чаралары исемлеген киңәйтүне күздә тота торган үзгәрешләр кертелә. Законга, билгеләнгән квота чикләрендә, инвалидларны эшкә алуга төбәк дәүләт контролен оештыру турында нигезләмәләр өстәлә.

Әлеге Закон буенча, инвалидларны эшкә урнаштыруга контрольлек итү максатыннан, эшкә алынучылар санын килештерү, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кулай булган эшләрнең аерым төрләрен резервта калдыру тәртибе карала.

Иң тәҗрибәле кандидатларны муниципаль хезмәткә сайлап алу

23 декабрьдән «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 42 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон гамәлгә керә.

Анда муниципаль хезмәт вазыйфасы бурычларына җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашу кергән очракта, муниципаль хезмәт вазыйфаларының өлкән һәм (яки) кече төркемнәренә эшкә алганда белем турында таләпләр яңадан каралган.

Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, иң тәҗрибәле кандидатларны сайлап алу өчен (шул исәптән элекке хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән) кирәк бу. Гадәттә элекке хезмәткәрләрнең әлеге категориясе урта гомуми белемгә генә ия. Бу исә аларга муниципаль хезмәт вазыйфаларын үтәүгә дәгъва кылу мөмкинлеге бирә алмас иде.

Муниципаль берәмлекләр советы еллык доклад тапшырачак

12 декабрьдә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 19 статьяларына һәм «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе белән үзара эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Законда муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек тәртибе турында нигезләмәләр аныкланган һәм әлеге совет тарафыннан җирле үзидарәнең торышы һәм аны үстерү турында еллык доклад әзерләү бурычы куелган.

Шулай итеп, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе, һәр елның 10 апреленнән дә соңга калмыйча, Татарстан Республикасы җирле үзидарәнең торышы һәм аны үстерү турында Татарстан Рәисенә һәм Министрлар Кабинетына еллык доклад тапшырырга тиеш булачак.

Язма Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе һәм матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү