Ялгышырга күп кирәкми. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары, бүлек җитәкчесе Резеда ВАХИТОВА белән үсмерләр арасындагы җинаятьчелек, аларның ялгыш гамәлләре, туры юл турында сөйләштек.
– Резеда ханым, үсмерләр арасында җинаятьчелек очракларына бәйле вазгыять ничек? Алар күбрәк нинди кырын эшләр кыла?
– Статистикага күз салсак, Казанда, Алабуга, Мамадыш, Питрәч, Арча һәм Сарман районнарында үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткан. Ә менә Чистай, Кукмара, Лаеш, Зәй, Түбән Кама районнарында кимегән. Быелның ун аенда Татарстанда 446 үсмер катнашында кылынган 705 җинаять эше тикшерелде. Бу – узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Нинди җинаятьләр дисәгез, күбесе наркотикларның законсыз әйләнешенә (213) һәм урлашуга (207) бәйле. Транспорт чарасын урлап алып китү (51), талау (35), куркытып әйбер алу (28) очраклары да бар.
Наркотиклар тарату очраклары күбәйде дидем. Гыйбрәтле бер мисал. Үсмер яхшы гаиләдә тәрбияләнгән. Бернинди мохтаҗлык та кичерми. Беркайчан да тәртип бозмаган. Әти-әниләре, күршеләр, укытучылары да егет турында яхшы фикер генә әйтә. Ул интернеттан эш табып, наркотиклар таратуда катнашкан һәм бу эшкә дусларын җәлеп иткән. Шулар арасында берсе хәтта нинди адымга барганын да белмәгән. Бик үкенечле. Әмма белмәү җаваплылыктан коткармый.
– Ничек уйлыйсыз, нәрсә куркынычрак: ураммы, интернетмы? Социаль челтәрләрдә үсмерләр еш җинаять кыламы?
– Моңа бертөрле генә җавап биреп булмый. Дүрт ел эчендә Россиядә үсмерләр кылган киберҗинаятьләр саны ун тапкыр арткан. Бу, беренче чиратта, компьютер технологияләренең бик тиз үсеш алуына бәйле. Киберҗинаятьчеләр, әйбәт хезмәт хакы вәгъдә итеп, яшьләрне үз эшләренә җәлеп итә. Быел наркотиклар таратуда катнашкан 52 үсмергә карата 213 җинаять эше кузгатылган. Бер үсмер, әйтик, биш урында наркотик тарата икән, биш җинаять эше ачыла. Бу инде һәр очрак буенча аерым маддә дигән сүз. Алар интернет аша эш табып, наркотиклар таратып, кесә калынайтырга теләгән.
Әти-әниләр өчен интернеты да, урамы да куркыныч. Урамга тартылучыларның төрлесе бар. Кемдер авыр хәлле гаиләдән, кемнеңдер өендә таләпләр бик каты куелган. Әти-әниләрнең игътибары җитмәү, мәктәптәге бәхәсләр дә сәбәп булырга мөмкин. Быелның ун аенда төркемләп кылынган җинаятьләр саны – 417. Анда 200 үсмер катнашкан. Былтырның шушы чоры белән чагыштырсак, 190 үсмер 206 җинаятьтә катнашкан.
– Урам димәктән, узган гасырның туксанынчы елларына кайту куркынычы юкмы?
– Яңа вазыйфага мин әле август аенда гына билгеләндем. Шушы вакыт эчендә ике тапкыр төркемләп сугышу очрагы билгеле. Үсмерләр бер-берсенә ялгыш җилкәләре белән төртелеп киткән. Менә шушы гади генә низаг хәл төркемнәр арасында «очрашу» билгеләргә мәҗбүр иткән. Туксанынчы елларга кайтабыз дип әйтергә сәбәп юк. Вазгыять тотрыклы, полиция эшли.
– «Комендант сәгате»н дә искә төшерегез әле. Төнлә йөрүче балалар күпме? Кагыйдә бозучыларга ничә сум штраф каралган?
– Хәзерге вакытта балаларга кичке сәгать 10 нан соң үзләренә генә йөрергә ярамый. Җәйге чорда кичке сәгать 11 дә өйдә булырга кирәк. Быелның ун аенда әлеге кагыйдәне 2441 (узган ел – 2533) бала бозган. Сәбәпләре төрле. Кайберләре полиция хезмәткәрләренә кичен түгәрәктән кайтканда очрый. Ара якын гына югыйсә. Әмма әти-әниләре үзләре каршы алырга тиеш. Абый, апалары янәшәдә булса да, беркетмә төзеячәкләр. Әти-әниләр менә шуны аңласын иде. Кичке сәгать 10–11 дә балалары өйдә булырга тиеш.
Беренче тапкыр әлеге кагыйдәне бозучыларга кисәтү ясала. Икенче тапкыр кабатланса, штраф күләме 500–1000 сумга кадәр тәшкил итә. Мондый хәл берничә тапкыр күзәтелсә, 2000 сум түләргә туры киләчәк.
– Өйдән үз теләкләре белән чыгып китүче үсмерләр турында да ишетергә туры килә. Бала күңеле ник далада?
– Быел эчке эшләр органнарына 192 үсмер югалуы турында гариза кергән. Шуның 129 ы – өйдән, 63 е балалар йортлары, хастаханә, мәгариф оешмаларыннан чыгып киткән. Өйдә чыгып китү сәбәпләре – мәктәптә начар укыган өчен гауга чыгу, мөстәкыйль яшәү теләге… Приютларда тәрбияләнүчеләргә исә андагы кагыйдәләр буенча яшәү авыр. Алар якыннарын, дусларын сагына. Бу әле приютларда начар дигән сүз түгел. Балаларның үзләрен ирекле хис итәсе килә.
– Җинаятьләрне күбрәк полициядә исәптә торучы егет-кызлар кыла дигән фикер белән килешеп буламы?
– Быелның ун аенда 2609 (былтыр – 2774) үсмер һәм 2411 тәртипсез тормыш алып барган гаилә исәпкә куелган. Кабат хөкем ителүчеләр 79 дан 24 кә кимегән.
– Балалар ни өчен усаллана?
– Беренче чиратта, укытучылар, әти-әниләр балалардагы үзгәрешләргә, психологик халәткә игътибар бирергә тиеш. Мәгариф оешмаларындагы психологлар тайпылышлары булган үсмерләрне алдан ачыклый ала. Ярсучанлык, нәфрәт әти-әниләр, укытучыларның, сабакташларының битарафсызлыгы белән генә түгел, балага ясалган басымга да бәйле булырга мөмкин. Укытучы баланы сыйныфташлары рәнҗеткәнен күрә икән, аны психологка җибәрергә тиеш. Шулай ук кыерсыткан балаларга карата да битараф булырга ярамый. Рәнҗетелгән, әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре өзелгән үсмерләр куркыныч адымга барырга мөмкин.
– Үсмерләр начар юлга кереп китмәсен, бала үкенечкә әйләнмәсен өчен, әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Киберҗинаятьләрдән саклау өчен, беренче чиратта, балаларга интернет куркынычсызлыгы турында сөйләргә кирәк. Нинди мәгълүматларны (шәхси информация, телефон номерлары, яшәгән урынын) әйтергә ярамаганлыгын, кая кермәскә икәнлеген аңлатыгыз. Әгәр кем дә булса интернетта куркыткан яки әкияткә тиң эш хакы тәкъдим иткән икән, бу хакта әти-әниләренә әйтергә кирәклеген белеп торсыннар. Мондый күренешләр турында алдан ук кисәтегез. Антивирус, телефон номерларын ачыклау, әти-әниләр контроле программаларын куегыз. Балаларыгызның дуслары, шөгыльләре белән кызыксыныгыз. Кәефләрен белешеп, кирәк чакта терәк булыгыз. Буш вакытларын түгәрәкләргә йөреп уздырсыннар. Балалар белән аңлашып яшик, ялгышулардан саклыйк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat