Рөстәм Миңнеханов: “Халык – безнең таяныч һәм нигез”

Бүген съезд утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабаттан җирле үзидарәләрнең ике баскычлыдан бер баскычлы системага бәйле үз фикерен әйтте. Аның фикеренчә, мондый күчешнең бер начарлыгы да юк, тик Татарстанга бу ярамый.

— Без һәрвакыт үз эшчәнлебезне эзлекле алып барырга тиеш. Ике баскычлы система кабул ителгән инде. Ул үзен безнең республикада яхшы күрсәтте, эшли. Ләкин кемдер башкача эшләп карарга тели икән, эшләп карасыннар. Әгәр ул яхшырак булып чыга икән, без барып карарбыз, тәҗрибәне өйрәнербез. Болай да мөмкин. Ләкин халыктан ничек ерагаерга була? Җирле үзидарәләр халык белән турыдан-туры эшли. Бу бигрәк тә махсус хәрби операция шартларында мөһим. Төбәкләрнең үзләренең сайлау мөмкинлеге яки башка вариантлар булырга тиеш. Халык — безнең таяныч һәм нигез. Без көчле Россия өчен! — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларга да мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләдә республиканың позициясен активрак яклавын сорады.
—Сез бит үзегез дә җирдә эшләгәннәр кешеләр. Ничек сез шунда сүз дәшмичә утыра аласыз? Безнең позицияне активрак яклавыгызны сорыйм, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү