Путин “Орешник” турында: “Аны бәреп төшерү яки юкка чыгару мөмкинлеге юк”

Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, Көнбатыштагы экспертлар аларның һава хөҗүменә каршы оборона системасы безнең “Орешник” ракета системасын бик ансат кына җиңә ала дип уйлый икән, без югары технологияле дуэльгә әзер. Бу хакта ул туры эфир барышында әйтте.

“Көнбатыштагы экспертлар шулай уйлый икән, үзләренә акча түләп торучыларга XXI гасырның югары технологияле дуэлен үткәрергә тәкъдим итсеннәр. Киевта һөҗүм итү өчен объект билгеләсеннәр дә, шунда һава һәм ракета һөҗүменә каршы оборона системаларын урнаштырсыннар. Ә без анда “Орешник” белән һөҗүм итәчәкбез. Нәрсә булачагын карарбыз. Без мондый тәҗрибәгә әзер. Бу безгә дә, Америкага да бик күп нәрсә турында сөйләячәк”, – диде Владимир Путин.
Моңарчы Көнбатыштагы кайбер экспертлар “Орешник”ны җибәргән вакытта бәреп төшерүе җиңел, дигән фикер белдерде. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, ракетаны җибәрү системасы тиешле ноктадан ике мең чакрым ераклыкта урнашкан. “Ә Украинада мондый ераклыкка оча алучы һава һөҗүменә каршы оборона системасы юк. Хәер, дөнья күләмендә дә бармы икән. “Орешник”ны җиңел генә бәреп төшерү яки юкка чыгару мөмкинлеге юк”, – диде Владимир Путин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү