Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә караганда, атом-төш куркынычы янаган очракта, Россия Белоруссияне якларга әзер. Бу хакта дәүләт башлыгы туры эфир барышында әйтте.
“Союздаш дәүләтләр әгъзасы, союздаш Белоруссиягә куркыныч янаган очракта, Россия моны безнең дәүләткә куркыныч янау буларак кабул итәчәк. Без Белоруссиянең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез”, – диде Владимир Путин.
Илбашы әйтүенчә, әлеге карар Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән берлектә кабул ителгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat