Рөстәм Миңнеханов: «Җирлекләр – безнең таяныч һәм нигез»

Шәхси һәм фермер хуҗалыкларга ярдәм чараларын арттырырга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибарны киметмәскә, район һәм авыллардагы инфраструктураны яхшырту юлларын эзләргә. «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең XIX съездында әлеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Төп доклад белән чыгыш ясаган Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин  сүзләренчә, республиканың муниципаль бергәлегендә иң зур өлешне авыл җирлекләре алып тора. Аларның саны – 872.

– Җирлек башлыкларының төп кайгыртуы – халыкның эшлекле активлыгына һәрьяклап ярдәм итү, кече хуҗалыкларны үстерү. Гомумән алганда, авылда икътисадның бу секторы тотрыклы үсә. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларда 128 млрд сумлык продукция җитештерелгән, ягъни бу республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 44 процентын алып тора, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Шул ук вакытта ул быелның тугыз аенда фермерларда да, шәхси хуҗалыкларда да сыерлар саны кимүен әйтте.

– Бу тармакта фермер хуҗалыкларының бер өлеше ябылды. Бу, барыннан да элек, сөт бәяләренең һәм терлекләрне тоту чыгымнарының тәңгәл килмәвенә бәйле. Фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм программаларына төзәтмәләр кертергә, чыгымнарның гомуми үсешенә туры килә торган субсидияләр системасын күздә тотарга кирәк, –  диде  Әгъзам Гобәйдуллин.

Әлеге мәсьәләләрне истә тотып, ул, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдимнәр әзерләвен хәбәр итте. Аерым алганда, бер сыерга бирелә торган субсидияне, таналар сатып алуга тотылган чыгымнарны каплау өчен бирелә торган ярдәм күләмен арттыру һәм башка чаралар турында сүз бара.

– Хәзерге вакытта бу чаралар Финанс министрлыгында өйрәнелә. Ел башында тиешле карарлар кабул ителер, дип өметләнәбез. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм мәсьәләсендә башка район башлыкларына Кукмара, Балтач һәм Саба районнарыннан үрнәк алырга кирәк. Барлык хуҗалыкларны да кулай бәядәге азык-төлек белән тәэмин итүне оештыру сорала, – дип мөрәҗәгать итте Әгъзам Гобәйдуллин.

Съездда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул кабаттан җирле үзидарәләрнең ике баскычлыдан бер баскычлы системага күчү мәсьәләсенә тукталды.

– Без һәрвакыт үз эшчәнлегебезне эзлекле алып барырга тиеш. Ике баскычлы система кабул ителгән инде. Ул безнең республикада яхшы эшли. Ләкин кемдер башкача эшләп карарга тели икән, эшләп карасыннар. Әгәр ул яхшырак булып чыга икән, без барып карарбыз да ул тәҗрибәне өйрәнербез. Болай да мөмкин.

Ләкин ничек инде халыктан ерагаерга була? Җирле үзидарәләр халык белән турыдантуры эшли. Бу бигрәк тә махсус хәрби операция шартларында мөһим. Төбәкләрнең үзләренең сайлау мөмкинлеге яки башка вариантлар булырга тиеш. Җирлекләр безнең таяныч һәм нигез, диде Рөстәм Миңнеханов.    

Татарстан Рәисе Дәүләт Думасындагы Татарстаннан сайланган депутатларга мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләдә республика фикерен активрак яклавын сорады.

– Сез бит үзегез дә җирдә эшләгән кешеләр. Ничек сез шунда дәшмичә утыра аласыз? – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чара ахырында Татарстан Рәисе җирле үзидарәләргә 100 автомобиль ачкычы тапшырды.

Чара кысасында Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең 10 млрд сумлык яңа программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителүен хәбәр итте.

– Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Тармак объектларының, инженерлык челтәрләренең торышы аларны яңарту буенча зур чаралар таләп итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бөтен ил буйлап коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләрен хәл итү өчен якынча 4,5 трлн сум кирәк. Комплекслы программаны гамәлгә ашыру инфраструктура менюсы механизмнары хисабына, шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программалары кысасында планлаштырыла.

– Без «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында федераль бюджеттан 3,2 млрд сум финанслау алырга планлаштырабыз. Федераль программага өстәп, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасын эшләтеп җибәрәбез. Финанслауның фаразланган күләме – 10 млрд сум. Программаның җентекле планы якын көннәрдә имзаланачак, – диде Татарстан Рәисе.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү