Илебез тоткан туры юл, чит илгә җавап һәм бәхет сере. Россия Президенты Владимир Путинның халык һәм журналистлар белән «туры элемтә»се узды. Дәүләт башлыгы 2024 елга йомгак та ясады. Дүрт сәгать тә 30 минут дәвам иткән аралашу барышында ул 76 сорауга җавап бирде. Чарада яңгыраган төп фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез.
Махсус хәрби операция турында
Аңлашыла ки, Владимир Путинга килеп ирешкән сораулар арасында махсус хәрби операциягә багышланганнары күп иде. Шуңа күрә сөйләшү барышында әлеге мәсьәләгә кат-кат әйләнеп кайттылар. Өч елдан бирле ут йотып яшәгән халыкны борчыган сорау: «Җиңү якынайдымы?» – дип кызыксындылар Владимир Путиннан. Аның әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасында вазгыять тамырдан үзгәрде. «Сез моны барыгыз да беләсез, дәлилләп кенә әйтәм. Фронтның бөтен линиясе буенча алга китү күзәтелә. Россия хәрбиләре территорияләрне квадрат чакрымлап кире кайтара», – диде ул.
Илбашы сүзләренә караганда, хәрби хәрәкәтләр – катлаулы эш. «Шуңа күрә алга карап фараз йөртү кыен. Моның кирәге дә юк. Шунысы хак: без махсус хәрби операция башында куйган бурычларны үтәүгә таба барабыз, – диде Президент. – Безнең егетләребезгә килгәндә, алар үзләрен каһарманнарча тота». Ул хәрбиләр белән даими элемтәдә торуын да әйтте. Ә моның дәлиле буларак алар бүләк иткән флагны күрсәтте.
Тәгаен көнен атамаса да, Курск өлкәсендә тынычлык урнашачак, дип белдерде Президент. Өч елга якын дәвам иткән махсус хәрби операция аны карарларны тагын да остарак кабул итәргә өйрәткән. «Бу – бөтен илебез өчен зур сынау. Шәхсән мин шушы вакыт аралыгында азрак шаярта һәм көлә башладым», – диде Владимир Путин. Ә махсус хәрби операция башлау турындагы карарны кабул иткән көнгә кире кайтып булса, берни дә үзгәрмәс иде.
Тышкы сәясәт турында
«Орешник» ракета системасын сынап караганнан соң, Көнбатыш, әлеге система иске һәм аны җибәргән вакытта ук бәреп төшерергә мөмкин, дигән хәбәр таратты. «Сез бу хакта ни уйлыйсыз?» – дип кызыксындылар Владимир Путиннан. «Бу – заманча һәм бик яңа корал. Көнбатыштагы белгечләр шулай уйлый икән, югары технологияле дуэль үткәрик. Киевта һөҗүм итү өчен объект билгеләсеннәр дә шунда һава һәм ракета һөҗүменә каршы оборона системаларын урнаштырсыннар. Ә без аңа «Орешник» белән һөҗүм итәчәкбез. Без мондый тәҗрибәгә әзер», – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, ракетаны җибәрү системасы тиешле ноктадан ике мең чакрым ераклыкта урнашкан. «Ә Украинада мондый ераклыкка оча торган оборона системасы юк. Хәер, дөнья күләмендә дә бармы икән. «Орешник»ны бәреп төшерү яки юкка чыгару мөмкин түгел», – диде Президент. «Ни өчен «Орешник»?» – дип исеме турында да сорадылар аннан, Владимир Путин бу хакта хәбәрдар түгел. Ул, атом-төш куркынычы янаган очракта, Россия Белоруссияне якларга әзер булуын да әйтте. Ә АКШ журналистының ике ил Президентлары очрашса, Владимир Путинның «көчсезрәк» булып күренәчәге турындагы соравына Марк Твен сүзләре белән: «Минем үлемем турындагы хәбәр бик нык арттырылган», – диде.
Ил икътисады турында
Владимир Путин әйтүенчә, ил икътисады тотрыклы. «Соңгы ике елда Россия икътисадының үсеше 8 процент тәшкил итте. Чагыштыру өчен, АКШта ул – 5–6, еврозонада – 1, Германиядә – 0 процент», – диде Президент.
Бар да бал да май гына түгел, билгеле. Президент әйтүенчә, илдәге инфляция дәрәҗәсе борчу уята. «Туры эфирга әзерләнгәндә Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белән сөйләштем. Ул инфляцияне 9,2–9,3 процент дәрәҗәсендә диде. Бүген Ил Хөкүмәте һәм Үзәк банк алдында инфляцияне «җирләштерү» бурычы тора. Төрле фаразларга караганда, киләсе елда әлеге күрсәткеч якынча 2–2,5 процент булырга тиеш. Гомумән алганда, вазгыять тотрыклы һәм ышанычлы», – диде Илбашы.
Бәяләр турында
Владимир Путин атланмай бәясе кыйммәтләнүен белә. «Бәяләр үсешенең объектив һәм субъектив сәбәпләре бар, – диде ул бу хакта сөйләгәндә. – Иң мөһиме, базардагы тәкъдим – халыкның керем дәрәҗәсенә, россиялеләрнең сатып алу сәләте илдә җитештерелә торган товар күләменә тәңгәл килергә тиеш. Бездә исә керемнәр һәм хезмәт хаклары продукция җитештерүгә караганда тизрәк үсте».
Ит мисалында аңлатып та күрсәтте ул. «Еллык ит куллану күрсәткечен алсак, Россиядә ул бер кешегә 80 килограмм тәшкил итә. Чагыштыру өчен, дөнья күләмендә әлеге сан – 42 килограмм. Уртача саннар бу. Соңгы елларда илдә ит куллану күрсәткече ике тапкыр арткан. Аңлыйсызмы?» – диде Владимир Путин. Сөт белән дә шул ук хәл. «Сөт җитештерү күрсәткече елдан-ел арта, әмма атланмай җитештерү өчен бу гына аз. Беләм: илнең кайбер төбәкләрендә ул 30–34 процентка, ә бәлки күбрәк тә арткан», – диде ул. Субъектив сәбәпләрне атап, Үзәк банк сәясәтен атады Илбашы. Бу форсаттан ил Хөкүмәте эшенә югары бәя дә бирде. «Бәяләр үсеше – начар күренеш. Әмма без барысын да җиңеп чыга алачакбыз дип ышанам», – диде Владимир Путин.
Гаиләләргә ярдәм турында
Россия Президенты Владимир Путин илдә туучылар саны кимүен әйтте. «Кызганыч, әлеге күрсәткеч 1,41 процентка кадәр төште. Бу бик аз. Башка илләр дә, мәсәлән, Финляндия, Норвегия шул ук хәлдә», – диде ул. Президент әйтүенчә, бүген илнең 35 ләп төбәгендә туучылар саны моннан да азрак. Алар өчен аерым программа булдырмакчылар. Владимир Путин әйтүенчә, Россиядә туучылар күрсәткечен 2,3 процентка кадәр күтәрү бурычы тора. «Кызлар кирәк, кызлар!» – диде Илбашы.
Бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чараларына килгәндә, бүген илдә махсус программа гамәлдә. «Бүген йөклелек чорыннан алып, 17 яшькә кадәр балаларга түләнә торган бердәм пособиене илдә яшәүче 10 миллионнан артык бала, якынча 320 мең йөкле хатын-кыз ала. Тагын бер үзенчәлекле ярдәм чарасы – ана капиталы. Мондый түләү дөнья күләмендә дә бүтән юк. Ул алга таба да дәвам итәчәк», – диде Владимир Путин. Алты процентлы гаилә ипотекасы да кала.
Төрлесеннән
Басма матбугатның киләчәге бар. Президент шулай диде. «Хәзер китапка алмаш – гаджетлар да бар бит. Әмма моңа карап кына китап укудан туктамыйлар. Кулга басма матбугат алу да – ләззәт. Иң мөһиме – аның эчтәлеге булырга тиеш», – диде Владимир Путин. Ил күләмендә аптекаларда физраствор югалуга бәйле вазгыятькә дә ачыклык кертте ул. «Сафсата, ике министрлык үзара аның савытына бәйле килешә алмаганнар да, шундый хәл килеп чыккан. Бу мәсьәләдә тиешле карар кабул ителде», – диде Президент. Казаннан шалтыраткан, мошенниклар корбанына әверелеп, 2 миллион сумга якын акчасын югалткан әбигә киңәш итеп Владимир Путин: «Минем танышларым, әгәр телефонның теге очындагы ят тавыш төрле тәкъдимнәр җиткерә башласа, шундук трубканы куя, сез дә шулай эшләгез», – диде.
Форсаттан файдаланып, дәүләт башлыгыннан: «Сез Украина Президентына сәяси яшеренү урыны бирергә әзерме?» – дип тә кызыксындылар. Җавап бер: «Россия беркемне дә кире какмаячак». Владимир Путин хыялын әйтмәде. Бәхет өчен аңа махсус хәрби операциядәге әтиләр, абыйлар һәм улларның исән-имин өйләренә кайтып җитүе кирәк. Ул Россияне зур гаилә дип атады. Ә Яңа ел теләге буларак якыннарыбыз белән бергә булуыбызны теләде.
БРИКС саммитын үзендә кабул иткән Татарстан башкаласы турындагы сорауга җавап:
– Казан үсеш юлында алга таба бик зур адым ясады. Моны бернинди арттыруларсыз әйтәм. Казан – Европаның иң яхшы шәһәрләреннән берсе. Бу хакта рәхәтләнеп сөйлим. Хәтерлим: Минтимер Шәймиев белән бергә йортларда йөрдек. Бу 2000 нче еллар башы иде. Ул торакларны йорт дип тә атарлык түгел, чып-чын «землянка»лар. Әмма эчтә – пөхтәлек, өстәлдә тәмле чәкчәк тора. Татарларга, аларның мәдәниятенә тиешле бәя бирәсем килә. Казан үсә. Бу – бик матур шәһәр. Метро да барлыкка килгән. Ул вакытта Минтимер Шәймиев белән аны төзергә кирәк дип сөйләшкән идек, шулай эшләгәннәр дә. Республиканың яңа башлыгы Рөстәм Миңнеханов та әлеге юлны дәвам иттереп, бик нәтиҗәле эшли. Гомумән, Казанда, Татарстанда төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яши. Татарстан башкаласының бөтен мөмкинлекләрен файдаланачакбыз.
(«Татар-информ» хәбәрчесе биргән сорауга җавабы)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat