Өйләнегез, бала табыгыз, ярдәм итәрбез! Ил күләмендә Гаилә елы игълан ителгәч тә, дәүләт әнә шул сүзләрне өлге итеп алып, ата-ана һәм балаларга игътибарын арттырды. Татарстанда Гаилә елының беренчел нәтиҗәләре ясалды инде. Нәрсәгә ирешә алганбыз? «ВТ» хәбәрчесе дүрт төп нәтиҗәгә тукталды. Кисәтү: саннар күп булачак!
-
ГАИЛӘ КОРУ
Ноябрь ахырына республикада 22 меңнән артык никах теркәлгән. Гаризаларның 70 проценты Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән. Республиканың ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова белдергәнчә, быел аерылышучылар саны узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 7,4 процентка кимегән. 12 мең аерылышу теркәлгән.
– Статистика шуны күрсәтә: еш кына 10–19 ел бергә яшәгән гаиләләр аерылыша. Яшь турында сөйлибез икән, хатын-кызларның күпчелеге 40–49 яшендә аерылыша, – диде идарә башлыгы.
Сүз уңаеннан, бу җәһәттән ил күләмендәге статистикага да күз салу зарурдыр. Россия дөнья күләмендә аерылышулар буенча өченче (!) урынга чыккан! 2024 елда 10 никахның сигезе таркалган! Бу хакта Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге генераль директоры киңәшчесе Елена Михайлова белдерде. Россиядә 1 мең кешегә 3,9 аерылышу туры килә. Чагыштыру өчен: Казахстанда – 4,6, Мальдив утрауларында – 5,52.
- Росстат мәгълүматларына күз салсаң, 2020 елда Россиядә 564 704 аерылышу очрагы теркәлгән булган. 2021 елда – 644 209, 2023 елда – 689 796 очрак.
-
ТУУЧЫЛАР
Аз булса да, үрчибез бит, җәмәгать! Әмма бу гына җитми. ЗАГС идарәсе мәгълүматларына карасаң, бу елның 11 аенда 32 359 бала дөньяга килгән. Балаларның 48 проценты – кызлар (15,4 мең), 52 проценты – малайлар (16,8 мең). Быел бер гаиләнең өч игезәге туган. Моннан тыш 280 игезәк бала дөньяга аваз салган.
- 2023 елда туучылар саны 1 мең кешегә 9,1 процент булса, 2024 елда – 8,8 процент.
Сүз уңаеннан, республикада күпбалалы гаиләләр саны соңгы вакытта арта бара. Әгәр 2013 елда алар 24 мең тирәсе булса, хәзер инде алар 55 меңнән артык. Татарстанда һәр бишенче бала күпбалалы гаиләдә яши. Ишле гаиләләр арасында 10 бала тәрбияләүчеләр дә бар!
Кияүгә чыгу яше – 18–24 яшь
Өйләнү яше – 25–29 яшь
Ана булу яше – 25–29 яшь
Ата булу яше – 30–35 яшь
Сүз уңаеннан, «ВТ» хәбәрчесенә быел туган сабыйларга кушылган иң популяр исемнәр турында мәгълүмат бирделәр.
– Әминә, Ясминә, Мәрьям исемнәре популяр. Ир балаларга исә Әмир, Кәрим исемнәрен бик еш кушалар, – диде Эльвира Әхмәтова. – Гаилә елында кыз балаларга Гөлсем, Исламия, Мөнирә, Илһамия, Сәрвиназ исемнәрен кушучылар да булды. Ир балаларга исә Габдулла, Габделкәрим, Нәфис, Зөлфәт, Фәннүр, Назыйм кебек матур исемнәр кушканнар. Әлбәттә, бу исемнәр сирәк кушыла. Әмма мондый татар исемнәрен кушучы әти-әниләр саны арта.
-
АКЧА ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ
Гаиләне тәэмин итү, баланы үстерү өчен акча кирәк. Бу җәһәттән ил һәм республика күләмендә төрле программалар гамәлгә ашырыла.
Социаль ярдәм чарасы | 2024 елда кемнәргә каралган |
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү (беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 50 мең сум, өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 100 мең сум) | 1,6 мең хатын-кыз |
Гаилә составында инвалид балалары һәм (яисә) инвалид ата-аналары булган 5 һәм
аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие |
181 кеше |
Аз керемле күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүнең 100% компенсациясе | 3,9 мең бала |
Аз керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга елына 10 мең сум күләмендә дару сатып алуга түләү
|
6,2 мең бала |
Яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләргә балалар өчен кирәк-ярак
комплектлары
|
2,1 мең бала |
Иң төп ярдәм чарасы ул, әлбәттә, ана капиталы. Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, гамәлдә булган еллар дәвамында әлеге программа төрле үзгәрешләр кичерде. Гаиләләр өчен иң куанычлысы – аның суммасы артып тора. Моңа өстәп ана капиталын 2030 елга кадәр озайттылар.
– 2024 елда беренче балага ана капиталының күләме 630,4 мең сум тәшкил итә. Икенче бала туганда гаилә 202 643 сум күләмендә өстәмә акча ала. Икенче яисә аннан соңгы бала туганчы ана капиталына хокукы булмаган гаиләләр икенче сабыйлары тугач, 833 024 сум акча ала, – дип аңлатты Эдуард Вафин. Хәзерге көндә 427 мең гаилә мондый ярдәмнән файдаланган (147,6 млрд сум).
– Ана капиталын файдалануның биш юнәлеше бар. Иң популяры булып торак шартларын яхшырту кала. Әлеге юнәлешне 320 меңнән артык гаилә сайлап алган. 48 меңнән артыгы акчаны балаларны укытуга тоткан. 171 әни акчаны булачак пенсияләрен формалаштыруга җибәрергә карар кылган, – дип өстәде Эдуард Вафин.
-
ТӘКЪДИМНӘР
Яшьләр ялгыз (хәтта гаилә корганнары да!), социаль ярдәмгә, булган ярдәм турында мәгълүматка һәм баш өстендәге түбәгә мохтаҗ. Яшьләр министрлыгы сессияләре кысасында үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре бу.
– Ялгызлык проблемасы аерым игътибарга лаек. Беренчедән, яшьләргә танышырга урын юк, барысы да социаль челтәрләргә «чумды». Икенчедән, хәтта гаиләсе булганнар да ялгызлык хисен тоя. Чөнки без хәзер ике дөньяда – цифрлы дөньяда һәм чынбарлыкта яшибез. Чынбарлыгыбызда исә буш вакытыбыз бик аз, – диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Боларның барысын да истә тотып, 2025 елга берничә тәкъдимнәре дә бар. Әйтик, Яшь гаиләләрнең бөтенроссия фестивале, яшь гаиләләргә милли стильдә туй үткәрү өчен грант, студент гаиләләргә бала туганда бирелә торган бүләк, сәүдә үзәкләре территориясендә йөкле һәм 3 яшькә кадәрге балалы аналар өчен машина кую урыны булдыру. Менә шулар яшьләрне таныштырып, кавыштырып, бәби сөяргә өндәргә тиеш булса кирәк.
Ләйлә ФАЗЛЫЕВА, Татарстан вице-премьеры:
– Без Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына якынча нәтиҗәләр ясыйбыз. Гаилә – дәүләтнең, илебезнең нигезе. Бу ел Россиягә хас булган традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән иде. Быел республикада әлеге ел кысасында меңнән артык чара узды. Гаилә елы дәвамында СВОда катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде. Гаилә елы тәмамлана, әмма алдагы елларда да дәүләт гаиләләргә ярдәм итүдән туктамаячак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat