Үзәк банкның көтелмәгән гамәле: төп ставка күрсәткече үзгәртелмәгән

Россия Үзәк банкының Директорлар Советы 20 декабрьдә уздырылган утырышта төп ставканы көтмәгәндә элеккечә – 21% дәрәҗәсендә калдыру турында карар кабул иткән. Банкның телеграм-каналында бу хакта хәбәр пәйда булган, дип яза “Татар-информ”.

“Акча-кредит шартлары төп ставка буенча октябрь аенда кабул ителгән карарда күздә тотылгандагыга караганда кырысланды. Моңа акча-кредит сәясәтенә бәйле булмаган факторлар йогынты ясады”, – диелгән банк хәбәрендә.

Үзәк банкта күздә тотылганча, бүген бәяләрнең үсүенә һәм эчке ихтыяҗның зур булуына карамастан, инфляция күрсәткечен максаттагы күрсәткечкә кире кайтару процессын яңарту өчен алшартлар бар.

Исегезгә төшерәбез: Үзәк банкның Директорлар Советы моңа кадәр – 25 октябрьдә төп ставканы берьюлы 200 пунктка күтәреп, 21 процентка җиткерде.
2023 елның декабреннән төп ставка 16% дәрәҗәсендә булган иде. Әмма быел 26 июльдә Үзәк Банк аны – 18 процентка, 10 сентябрьдә – 19 процентка кадәр күтәрде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү