Пьесасы юк, спектакле шәп: театр дөньясы 2024 елны ничек йомгаклый?

Кара акыл белән санап карыйк әле: 15 дәүләт театры уртача алганда елына 3–4 премьера чыгара дип алсак та, тамашачы иң кимендә яңа 50 спектакль карый ала дигән сүз. Әле моңа башка төбәк театрлары гастрольләрен, театраль фестивальләрне дә өстәргә кирәк. Димәк, театр тормышыбызда зур роль уйный. Ә ул нинди юлдан бара, эчтәлеге ни хәлдә соң? Шуларны барлап алыйк.

 

 

Камал театры 

Гадәттә театраль ел вакыйгасы – премьера була иде. Быел Камал театрының яңа бинасы шул рольне үтәде. Академия театры «кораб»тан «боз тавы»на октябрь ахырында ук күченә дип көткән идек, камаллылар иске биналарына гыйнвар афишасын да элеп куярга өлгерде инде. Ярый хуш, 1400 урынлы бинага яңа сезонда бөтен шартын туры китереп күченерләр әле.

Яңа бина турында сүз чыккан икән, анда 4 зал булачагын, 760 кешелек зур залдан (хәзергесеннән кимрәк), универсаль залдан (100–300 урын), Шәрык стилендәге залдан (250 урын) һәм 61 урынлы тагын бер бәләкәй залдан торуын искәртик тә алга таба китик. Әлеге залларның көн дә эшләп торуын мыегыбызга чорнап, киләсе елда уртача 50 генә премьера булмаячагын да хәтер сандыгына салып куйыйк.

Шулаен шулай инде ул, режиссер кытлыгы килеп тумаса… Әлегә Камалда баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм режиссер Айдар Җаббаров иҗатыннан авыз итеп торабыз. Инде кайбер премьераларга күз салыйк.

 

 

Ел башында Фәрит Бикчәнтәев Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» әсәрен сәхнәләштерде. Драматургның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!» пьесалары берләштерелеп, зыялылар турындагы джаз стилендә, урыс әйтмешли, «3 в 1» спектакле бу. Шулай итеп, Фәрит Бикчәнтәев тагын бер мәртәбә мәңгелек кыйммәтләр мәсьәләсен күтәрде. Истә калган спектакльләрдән тагын икесен аерып әйтергә кирәк. Болар – «Казанга Тукай кайткан» (Резедә Гобәева, Айдар Җаббаров), «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» (Резедә Гобәева, Зөлфия Нигъмәтҗанова, Айдар Җаббаров). Бу күренешне, вакыт сынавын узган очракта, автор һәм режиссердан торган яңа тандемның барлыкка килүе дип бәяләп була. Һәрхәлдә, Камал театры елга «Әлфия…» спектакле белән нокта куя. Геройларга сусаган заманда артка әйләнеп карап, шәхесләрне барлау файдага гына, билгеле.

«Дүрт заллы театрда режиссерга кытлык булмасмы?» – дигән сорауны ачык калдырып, тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. Ул да булса эчтәлек, ягъни пьесалар кытлыгы мәсьәләсе. Шушы казанда кайнаган язучы Мансур Гыйләҗев бу җәһәттән борчуда:

– Театр дөньясы яңару чорында. Формалар үзгәрде, чөнки тормышыбызга интернет, ягъни виртуаль дөнья килеп кушылды. Театр элеккеге эздән барса, тамашачысын югалтып бетерер иде. Театр гына түгел, бөтен өлкәләр дә үзгәрде. Театр бу җәһәттән заманга бик яхшы яраклашты, мин аңа шатланам. Шул ук вакытта аның ниндидер бер югарылыгын, темаларның җитдилеген, фәлсәфилеген югалта башлавына эчем поша. Ул җиңеләйде, тамашачы көткән спектакльләрне генә куя башлады. Халык йөргәч, әйбәт инде ул, әлбәттә… Ярый әле бездә профессиональлек саклана, дип шөкер итәргә кала.

Интернет юлын ачкач, дөньяны дилетантлар басты, блогерлар, шоуменнар алгы планга чыкты, белемнең кирәге бетте. Инде эчтәлек мәсьәләсенә тукталыйк. Караган спектакльләрнең берсен дә аерып әйтеп булмый. Беренчедән, бездә финалны куя белмиләр. Икенчедән, бездә тәнкыйтьне кабул итмиләр, мактарга гына ярый.

Шуңа берсен генә мактап китәм: Әлмәт театрында Санкт-Петербург режиссеры Дмитрий Огородниковның минем пьеса буенча куйган «Нечкәбил» спектакле ул. Шәп постановка! Менә шул пьесадан чыгып, эчтәлек турында бер уйлану. Бу пьеса «Яңа татар пьесасы» конкурсына 2022 елда тәкъдим ителгән иде, ул хәтта озын исемлеккә дә керә алмады. Комиссия бракка чыгарды. Ә 1–3 нче урыннарны алган пьесаларның берсе дә куелмады. Моннан чыгып конкурслар эчтәлеккә әллә ни тәэсир итми дигән нәтиҗә чыгарырга ярыйдыр.

Мансур Гыйләҗев театрларга пьесаларның инде кирәк булмавын да искәртте:

– Пьесалар кирәкмәгәч, авторларга түләү дә бетте. Татарстанда бушка эшли торган бер генә һөнәр калды – ул да булса драматурглар. Татар драматургиясенең киләчәге нинди – анысын үзегез фаразлагыз инде. Ул арада яңа театрда пьесасыз спектакльләр куя башладылар. Премьераларны карагыз: спектакле бик шәп, пьесасы юк бит. КВНга әйләнмәсәк ярый инде. Әйткән сүземне дәлилли дә алам. Элек халык пьесаларны әсәр итеп укый иде. Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, безнең чорга кайтсак, Туфан Миңнуллин пьесаларын ябырылып укыдылар. Бүген кайсыларын укырга тәкъдим итеп була? Ә спектакль шәп! Менә бит нинди парадокс.

 

 

 

Тинчурин театры

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов та тормыш белән театрның үзгәрүен инкяр итми. Сүз уңаеннан, бу театр өчен сөенергә җирлек бар: Мансур Гыйләҗев әйтмешли, тинчуринлылар да тулы залга эшли башладылар. Быел биредә барлыгы 5 премьера чыгарганнар: «Җан Баевич» (Гаяз Исхакый, реж. – Илнур Гарифуллин), «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» (Илгиз Зәйни, реж. – Туфан Имаметдинов), «Таһир – Зөһрә» (Фәтхи Бурнаш, реж. – Зөлфәт Закиров), «Туган-тумача» (автор һәм режиссер – Илгиз Зәйни), «Хыялга бер адым» ( Рөстәм Галиуллин, реж. – Туфан Имаметдинов). Тинчуринлылар гастрольләргә дә актив йөри. Театрның баш режиссеры билгеләп үткәнчә, Тинчурин театры үз тарихында беренче тапкыр быел берьюлы 6 фестивальдә катнашкан. Шулар арасыннан «У Троицы» фестивалендә ике номинациядә җиңү яулаганнар. Ә «Җилкәнсезләр» спектакле (Кәрим Тинчурин, реж. – Туфан Имаметдинов) «Золотой Трезини – 2024» VII халыкара архитектура-дизайн премиясенең дипломанты булган һәм «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулаган.

– 2024 елны Кәрим Тинчуринга багышланган «Хыялга бер адым» премьерасы белән тәмамлыйбыз. Бу бик символик мәгънәгә ия: Тинчурин – беренчеләрдән булып профессиональ театр ачкан кеше. Киләсе ел премьераларына килгәндә, Сәрдәр Таһировский, Илсур Казакбаев, Тимур Кулов белән сөйләшүләр бара. Алар белән эшләргә теләгебез бик зур. Сезон ахырына кадәр өч премьера көтелә, – диде Туфан Имаметдинов.

Булмаган мыегыгызга чорнап куегыз әле: Тинчурин театры да елны шәхескә багышланган спектакль белән тәмамлый.

 

Әлмәт театры

 

Әлмәт театры 

Алга барыйк, биеп алыйк. Чиратта – тәҗрибә мәйданына әйләнгән Әлмәт театры. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлова сүзләренә караганда, шәһәрнең төп театраль йортында яңалыклар шактый.

– Эшләгән эшебезгә нәтиҗә ясап, театрның 80 еллыгын билгеләп үттек. Ә инде премьераларга килгәндә, бик уңышлы комедия чыгардык. Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Нечкәбил»гә алдагы ике айга билет юк. Ул лабораториядә эшләнгән эскизның тулы канлы спектакльгә әверелүенең уңышлы мисалы булды. Шуннан безгә Сәрдәр Таһировский кайтты, театр баш режиссерлы булды. Хәзер ул Равил Сабыр пьесасы буенча театрның 20 урынында бара торган иммерсив спектакль әзерли. Аның премьерасы капремонт башлану сәбәпле 1 мартка күчерелде. Елны Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм Шагыйрь» пьесасы буенча эшләнгән «Явыз» спектакле премьерасы белән тәмамлыйбыз. Аны казах режиссеры Алибек Омербикулы куйды. Бу гади спектакль түгел, анда четерекле тема күтәрелә. Әзерлекле тамашачыга юнәлтелгән дип тә әйтергә була.

Димәк ки, Әлмәт театры да елны тарихи шәхес – Бирдебәк хан турындагы әсәр белән тәмамлый.

 

 

 

«Әкият» курчак театры 

Балалар мәнфәгатен дә кайгыртып, «Әкият» курчак театры ишеген шакып алыйк. Хәер, «Әкият»тә дә зурлар өчен спектакльләр куялар. Монда да яңалыклар шактый булып чыкты. Беренчедән, быел «Әкият» курчак театрына театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен «академия театры» исеме бирелгән. Сүз уңаеннан, театрның сәнгать җитәкчесе Татарстанның Дәүләт Советы депутаты да бит әле. Аннан килеп, быел Илгиз Зәйни куйган «Авиатор» курчак спектакле өч номинациядә «Алтын битлек»кә ия булган. «Курчак театрында иң яхшы актер эше» номинациясендә – Дилүс Хуҗәхмәтов, «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинациясендә – Илгиз Зәйни һәм спектакль үзе «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә лауреат булган. Моңа өстәп быел биредә 6 премьера чыгарылуын, 9 фестивальдә катнашуларын, гастрольләрдә йөрүләрен дә искәртик.

Инде шушы урында театрларга сәяхәтне туктатып торып, нәтиҗә ясап карыйк. Театр дөньясы артка борылып карый-карый алга бара. Озын һәм катлаулы юлында шәхесләргә таяна. Абынмас өчен микән инде, ялгышмас өчен микән? Әллә артык җиңеләеп китеп, күкләргә очмас өчен микән? Анысын үзең уйлап бетер инде, укучым. Ник дигәндә, театрның эчтәлеге синнән дә тора бит.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү