Ришат Әхмәдуллин: «Син – кирәксез кеше» диделәр»

Уйламый әйтелгәне дә, әйтелми калганы да куркыныч. Сүзнең көче дә, тәэсире дә зур – моны һәркем белә, әмма кайчак тиешенчә бәяләми. Сәхифәбездәге әлеге сорауҗавап тормыштагы әһәмиятле сүзләргә багышлана. Бу юлы без Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин белән сөйләштек.

:: Иң кадерле сүз?

– Әни.

:: Бирешкәндә тартып торгызган сүз?

– Үлгәч ятарсың!

:: Бик каты яралаган, рәнҗеткән сүз?

– Син – кирәксез кеше.

:: Әйтәсе килеп тә әйтә алмый калган сүз?

– Сөям сине…

:: Бүген, хәзер ишетәсе килгән сүз?

– Бар, ял итеп ал.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү