Дәүләт Советында татар телен үстерү хакында сөйләштеләр

Бүген Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Дәүләт Советында узган әлеге җыелышта РФ Дәүләт тел сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында республикада туган телләрне үстерүне тәэмин итү буенча программ документ проектын эшләү мәсьәләләре каралды.

Утырышны ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов кыскача татар, чуаш, мари, удмурт һәм мордва милли мәктәпләренә, милли проектларны гамәлгә ашыручы мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде.

– Туган телләрне саклап калуга һәм аларны киләчәк буыннарга югалтуларсыз тапшыруга ярдәм итү безнең комиссия эшчәнлегенең төп максаты булып кала, – дип искәртте ул. – Бу юнәлештә республикада зур эш алып барыла: күп кенә программалар һәм проектлар тормышка ашырыла, милли мәгарифне оештыру буенча уку йортлары арасында конкурслар үткәрелә, иң уңышлы педагогларга һәм тәрбиячеләргә грантлар бирелә, мәгариф һәм мәдәният объектлары өстенлекле рәвештә ремонтлана һәм башкалар.

Шул ук вакытта, Марат Әхмәтов сүзләренчә, эшне системалырак оештыру һәм республикада Федераль дәүләт тел сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру өчен комплекслы эш планын эшләү мөмкинлеген өйрәнү зарурлыгы туды.

Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү һәм пропагандалау чараларының комплекслы планы проектын эшләү барышы турындаМәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов сөйләде.

Фикер алышуда РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе профессор Алексей Арзамасов, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Дания Заһидуллина, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм башкалар катнашты. Утырышта шулай ук парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутатлары, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан Рәисе Администрациясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан халыклары ассамблеясе, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү