Татарстаннан Донбасска тагын бер гуманитар ярдәм колоннасы кузгалды

Бүген Казаннан Луганск халык республикасындагы Лисичанск һәм Рубежное калаларына гуманитар йөк төялгән чираттагы колонна юл алды. Җиде зур фурага төзелеш материаллары, гигиена әйберләре һәм балалар ризыклары, көнкүреш химиясе һәм эчә торган су төялгән. 

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге кулы астында җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы – йөз тонна. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

– Без партия активы, депутатлар корпусы, муниципалитетлар, яшь гвардиячеләр, югары уку йортлары, республика предприятиеләре тәкъдиме белән гомуми авырлыгы 100 тонна булган гуманитар йөк җибәрәбез, – диде ул. – Донбасс балаларына 4500 данә Яңа ел күчтәнәче дә җибәрәбез. Без аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз.

Парламент җитәкчесе партия активына һәм гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашкан барлык татарстанлыларга зур рәхмәтен белдерде.

Татарстан парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яңа туган балалы гаиләләргә ярдәм иттеләр, балалар ризыгы һәм подгузниклар сатып алырга булыштылар.

– Лисичанскида һәм Рубежноеда балалар тууы бик шатлыклы вакыйга, – дип белдерде Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. – Безгә Татарстан вице-премьеры, шефлыкка алынган шәһәрләрдә эш алып баручы Фәнил Әһлиуллин, балаларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Беренче чиратта хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт- Милосердие» берләшмәсе әгъзалары бу акциягә кушылдык, акча җыю турында игълан иттек. Безне депутатлар һәм Дәүләт Советы аппараты хуплады.

 

 

 

Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата бара. Марат Сәмигуллин әйтүенчә, Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләрнең кәефе яхшы якка үзгәрә.

– Безнең өчен андагы кешеләрнең кәефе күтәрелү бик мөһим, – диде Марат Сәмигуллин, – 2 ел элек, без әле гуманитар йөк илтә генә башлаганда, кешеләрнең күзләрендә дә, күңелләрендә дә борчу бар иде, ә хәзер анда тормыш тернәкләнә һәм бу уңай үзгәрешләр халыкның кәефендә чагыла.

Бу – «Бердәм Россия» кулы астында җыелган һәм озатылган 28нче гуманитар колонна. Партиянең төбәк бүлеге яңа төбәкләргә 2,8 мең тоннага якын йөк төялгән 179 йөк машинасы юллады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү