Бүген иртән пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме сәбәпле, Казанның Совет һәм Киров районнарында йортларда янгын чыкты.
Шәһәр мэриясе хәбәр иткәнчә, урында янгын сүндерүчеләр эшли.
Казан мэры Илсур Метшин эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштырырга һәм аларны җылы әйберләр һәм туклану белән тәэмин итәргә кушты.
Казан мэриясе шәһәр халкын тынычлык саклауны сорый. БПЛА турында яңалыклар барлыкка килгәндә вакыйгалар урынына барырга кирәкми, чөнки анда оператив рәвештә ярдәм күрсәтүче махсус хезмәтләр эшли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat