Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүменнән соң чыккан янгын урынына килде. Штаб аңа оператив мәгълүмат җиткерә.
«Татар-информ» бүген иртән БПЛА һөҗүме сәбәпле, Казанның Совет һәм Киров районнарында йортларда янгын чыгуы турында хәбәр итте.
07.50 сәгать тирәсендә Һава оборонасына каршы дежур чаралар белән Татарстан Республикасы территориясендә Украинаның пилотсыз очу аппараты юк ителде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat