ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета каналлары эфирында «Яңа ел белән, гаилә!» исемле 12 сәгатьлек телемарафон узачак. Шул рәвешле Татарстанда Гаилә елына йомгак ясалачак.
Иртәнге 9:00 сәгатьтән алып кичке 21:00 сәгатькә кадәр телеканал студиясендә туры эфирда 50дән артык гаилә кунак булачак. Телемарафонда 100ләп бала катнашачак.
Әлеге телемарафон тәмамланыр алдыннан берьюлы берничә гашыйк парның никахларын теркәү тантанасы да узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat