«Голос.Дети» финалисты Сәид Галиуллин гаиләсе белән ТНВдагы телемарафонда катнашты

«Голос.Дети» финалисты, сәләтле җырчы Сәид Галиуллин үзенең гаиләсе белән ТНВдагы телемарафонда катнашты. 

Галиуллиннар — җырлы-моңлы гаилә. Яшь җырчының әнисе «Батыр егетләр» ансамбле җитәкчесе — Эльвира Сәлахова. Айрат Галиуллин — авыл хуҗалыгы тармагында эшли.

— Минем әнием бик талантлы җырчы, ә әтием батыр егет, — диде Сәид Галиуллин.

Эльвира ханым гаиләдәге традицияләр турында да сөйләде.

— Ел саен Яңа елда шәһәр читендәге кечкенә генә йортыбызга барабыз. Бергәләшеп чыршы бизибез, — диде ул телемарафонда.

Алар тамашачыларга Татарстан турында җыр да бүләк итте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү