Рөстәм Миңнеханов: Бу кадәр транспорт проектын тормышка ашырган юк иде әле

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика тарихында бу кадәр транспорт проектын тормышка ашырган юк иде әле. Бу хакта республика Рәисе илнең юл һәм транспорт инфраструктурасы объектлары, шул исәптән, Чаллы һәм Түбән каманы урап узу юлы ачылышында әйтте. Юл һәм транспорт инфраструктурасы объектларын видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин ачты.

Дәүләт башлыгы мөһим бурычларны хәл итүдә катнашкан белгечләргә башкарган хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт әйтте.

“Бездә юл челтәре һәм төп автомагистральләр югары темпта үсә. Бер ел элек, декабрь азагында, М12 автомобиль юлының Мәскәүдән Казанга кадәр заманча юл өлеше кулланышка тапшырылды. Әлеге трасса бик кирәкле булып чыкты. Гомумән алганда, аннан 26 миллионнан артык машина йөртүче узган инде, 70 миллион тоннадан артык йөк ташыганнар. Алдан билгеләгәнчә, бу әһәмиятле магистральне Екатеринбург, Төмән, ә киләчәктә Көнчыгышка таба үстерәчәкбез. Бүген аның кысасында 80 чакрым озынлыктагы Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы, шулай ук, Башкорстанда берничә торак пунктны урап узучы 65 чакрым озынлыктагы юл ачыла. Алар шәһәр һәм авыллардан транзит агымнарын читкә чыгарачак, хәрәкәт итүнең куркынычсызлыгын арттырачак, халыкның тормыш сыйфатына һәм экологик вазгыятькә уңай тәэсир итәчәк”.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга республикада М7 юлында төзелгән юл инфраструктурасының әзерлеге турында әйтте.

“М7 трассасындагы 81 чакрым озынлыктагы юл – Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы – үз эченә 10 күперне ала. Без хәзер нәкъ менә Чулман елгасы аша 1,3 чакрым озынлыктагы күпердә басып торабыз. Өч елдан да кимрәк вакыт эчендә 5 транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч, 4 күпфункцияле үзәк тә тулсынча әзер”, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов элегрәк М7дән плотина һәм Чаллы аша хәрәкәт иткәнне дә искә төшерде. “Хәзер (яңа юл ачылгач) транспорт өчен бер сәгать вакыт янда калачак, – диде ул. – Гомумән алганда, республика тарихында бу кадәр транспорт проектын тормышка ашырган юк иде әле. Бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә алга таба хәрәкәт итәчәкбез дип өметләнәбез”

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү