Яр Чаллыда электр җылыткыч аркасында янгын чыгып, 86 яшьлек пенсионер һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига Раскольников урамындагы йортта булган. Бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда электр җылыткыч аркасында диван яна башлаган. Җылылык торбасы шартлаудан янгын үзеннән-үзе сүнгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, фатирда автоном янгын хәбәрчесе булмаган. Янгын сүндерүчеләр пенсионерны аңсыз хәлдә тапкан. Аның тормышы өчен табиблар көрәшеп караган, әмма пенсионер аңга килә алмаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat