Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Балаларның теләкләре язылган чыршы Татарстан Дәүләт Советының бинасында урнашкан. Утырыш башланганчы, министрлар, депутатлар чыршыдагы теләкләр язылган шарчыкларны укыды.
Рөстәм Миңнехановка Казаннан 12 яшьлек Диманың шарын алды. Дима «Рубин» футболчылары белән очрашу турында хыяллана икән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat