Тинчурин театрында премьера. Бер сәфәр тарихы

1921 ел. Ачлык, ялангачлык һәм куркыныч чирләрдән тәмам көчсезләнгән бер төркем татар артисты кояшлы, мул тормышлы Ташкентка юл ала. Хыялга таба! Тик, әнә шул хыялга бер адым калганда, алар бәлагә тарый. Тинчурин театры тәкъдим иткән «Хыялга бер адым» спектакле бер сәфәр тарихын бәян итә.

Бәхет эзләү

Драматург, язучы Рөстәм Галиуллин «Хыялга бер адым» пьесасын театр өчен махсус язган. Спектакль татар театры башлангычын, Кәрим Тинчуринның аны саклап калырга теләвен күрсәтә. Премьера Тинчурин гына түгел, ә драматургның замандашлары турында да. Моңа кадәр бу тарихны Кәрим Тинчуринның хатыны, «Сәйяр» труппасы актрисасы Заһидә Тинчурина истәлекләренә нигезләнеп Рабит Батулла «Җимерелгән бәхет» пьесасында язган булган. Рөстәм Галиуллин исә актерларның Ташкентка илткән озын-озак юлын тасвирлаган.

1921 ел. Ачлык һәм тиф казасы таралгач, Кәрим ага татар театры киләчәген коткару ниятеннән, труппаны Ташкентка алып китә.

– Спектакльдә илебез һәм милләтебез өчен катлаулы чор сурәтләнә. Минемчә, ул чорның безнең хәзерге вакыт белән дә тәңгәллеге бар. Моннан 100 ел элек артистлар татар театрын саклап калырга тели, аны яшәтер өчен төрле юллар эзли. Спектакль Кәрим Тинчурин һәм аның тормыш иптәше Заһидә Тинчурина гына түгел, алар белән бергә эшләгән, иҗат иткән актерлар турында да, – ди спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов.

Кәрим Тинчурин ролен Артем Пискунов башкара. Артист үз героен нинди шәхес итеп күзаллавы турында сөйләде.

– Кәрим Тинчурин турындагы истәлекләр һәм язмалар аша фикер йөртергә була. 1937 елда ул кулга алына. Драматург шунда да берәүне дә сатмый, чын кеше булып кала, – ди Артем. – Тинчуринның бөтен труппа белән идарә итә алуы гаҗәеп. Артистлар арасында төрлеләре була бит. Алар – үзенчәлекле халык. Кәрим ага 60 артистны үзе артыннан ияртә алган, ышандыра белгән. Ул вакытта бит Тинчурин аларга күп акча да вәгъдә итмәгән. Бу – татар театры барлыкка килгән генә чор, әле режиссерлар да юк, артистлар да сирәк. Кәрим Тинчурин үзенә зур җаваплылык ала белүче кеше булган.

Бәхәс

Спектакль вакыйгалары поездда бара. Вагонда якты киләчәк ерак түгеллегенә өметләнгән бичаралар вакытны уен-көлке белән үткәрә. Күтәренке рухны саклау, артистларны ачлык турындагы уйлардан бераз гына булса да арындыру ниятеннән Кәрим Тинчурин поездда «Хыялга бер адым» пьесасын яза.

«Кешене хыял яшәтә. Ә артистны сәхнә илһамландыра… Мин труппаны фәкать яңа пьеса язып, репетицияләр уздырып кына коткара алам», – ди Кәрим Тинчурин хатыны Заһидәгә.

Артистлар шунда ук репетицияләрне башлый, ләкин бу бәхет озакка бармый. Алар төялгән вагонны иксез-чиксез далада ычкындырып калдыралар. Артистлар арасында низаг чыга, алар төшенкелеккә бирелә. Һәркем үз башын саклау ягын карый. Кемнәрдер, чемоданнарын җыеп, билгесезлеккә таба чыгып китә, кемдер якты киләчәккә биргән буш өметләрдә бертуктаусыз Тинчуринны гаепли, аңа пычрак сүзләр атарга тотына. Геройларның киләчәккә иллюзияләр коруы, тик ачы хакыйкать белән күзгә-күз очрашуы урыны-урыны белән Максим Горькийның «На дне» пьесасын  хәтерләтте.

Һәйкәл

Спектакль кызганнан-кыза. Менә берзаман, үзе дә өметсезлеккә бирелеп, Тинчурин ярсып кычкырырга, янында булган җиһазларны туздырырга тотына. Аның бу кадәр шашынуы рус мелодрамаларындагы геройларның кыланышын хәтерләтте. Тамашачы буларак, бу күренеш миндә Кәрим Тинчуринның халәтенә карата кызгану тудырмады. Киресенчә, бу сәхнәне тизрәк үткәреп җибәрәсе килде. Залда утырган кайбер тамашачылардан да колак чите белән шундый ук фикер ишеттем.

Кәрим аганың хатыны Заһидә иҗади уңышсызлыклар вакытында ирен куәтләүче һәм аңа көч биреп торучы ханым булган. Спектакльдә дә ул драматургны рухландыра, бирешмәскә өнди, үзенең сабырлыгы белән таң калдыра.

Хыялга бер адым калганда туктап калган вагон урыныннан кузгала. Артистлар янә рухлана, янә репетицияләргә керешә. Һәм шунда Тинчурин безнең алда «тере» һәйкәл рәвешендә пәйда була.

Ком бураны басыладыр

Давыл тынгач, кич булгач;

Без давылдан курыкмыйбыз,

Үзебез давылдай булгач.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү