Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшинны республика Парламентын 30 ел дәвамында җитәкләве белән котладылар. Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «ВТ» хәбәрчесенә әлеге уңайдан үз фикерен җиткерде.
«Шушы еллар эчендә бик күп вакыйгалар булды. Мин аеруча истә калганнарына һәм мөһим роль уйнаганнарына тукталам. 1990 нчы еллар башын «революция еллары» дип әйтә алабыз. Бу вакытта төрле радикал карашлы көчләр төрле якка тарткалаганда, үзәк позиция буларак Шәймиев – Мөхәммәтшин линиясе җиңеп чыкты. Республиканың статусы билгеләнгәндә, бер яктан Россиядә гадәти субъект кына булып калмаска, икенче яктан ил белән элемтәләрне өзмәскә кирәк иде. Бу чорда шәхси батырлык та күрсәтергә, шул ук вакытта үзәк позицияне дә саклап калу бурычы куелды, – диде ул. – 2000 еллардан башлап Россиянең хәзерге Президенты идарә иткән чор – мөнәсәбәтләрнең тотрыклануы, федераль үзәк белән конструктив хезмәттәшлеге, безнең республика белән федераль закон чыгаруны гармонияләштерү вакыты. Чөнки без күп кенә законнарны алданрак кабул иттек. Ни өчен шулай? Чөнки ул елларда Дәүләт Думасында тотрыклылык юк иде, үзара ярышлар барды. Шуңа күрә Россиянең закон чыгару нигезен формалаштырган төп законнарын безгә гармонияләштерергә туры килде. Кайдадыр безнең законнар федераль законнар өчен база булды».
Марат Галиев әйтүенчә, Дәүләт Советы һәрвакыт республиканың Президент хөкүмәте белән килешеп эшләде. «Бездә каршылыклар булмады, ә бу күчеш чорында бик мөһим иде. Без һәрвакыт бердәм команда булып чыгыш ясадык. Һәм бу Татарстанга алга таба үсәргә, Россиянең лидер төбәкләренең берсе булырга өстенлек бирде, – диде ул. – Без Фәрит Хәйруллович белән озак еллар бер командада. Вакыт-вакыт бик кызу чаклар булды, мондый вакытта парламентта да, республикада да тотрыклылык саклауда аның шәхси сыйфатлары ярдәм итте. Без эчке сәясәттә дә, тышта да кискен хәлләрне урап уздык».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat