Ике елда – өр-яңа юл. Татарстанда Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы ачылды

Ике елда – өр-яңа юл. Татарстанда Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы ачылды. Аның кысасында Чулман елгасы аша яңа күпер дә салдылар. Юлны Россия Президенты Владимир Путин ачты. Ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың юл тармагы, төзелеш күләме буенча тарихка керүен әйтте.

М12 нең дәвамы

Узган ялларда илнең берьюлы берничә төбәгендә юл һәм транспорт инфраструктурасы объектлары ачылды. Республикада М7 «Идел» автомобиль юлының яңа юнәлеше булган урау юлны, шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан һәм Краснодар краенда урнашкан объектларны видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин ачты.

– М12 югары тизлекле автомобиль юлы кысасында Татарстанда Чаллы һәм Түбән Каманы урап уза торган 81 чакрым озынлыктагы юл, шулай ук Башкортстанда берничә торак пунктны урап уза торган 65 чакрым озынлыктагы юл ачыла, – диде Президент. – Алар транзит агымнарын шәһәр һәм авыллардан читкә чыгарырга ярдәм итәчәк, хәрәкәт итүнең куркынычсызлыгын арттырачак, халыкның тормыш сыйфатына һәм экологик вазгыятькә уңай йогынты ясаячак.

Владимир Путин мөһим бурычларны хәл итүдә катнашкан белгечләргә башкарган хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. «Бездә юл челтәрләре һәм төп автомагистральләр үсеше югары темпта бара. Бер ел элек, декабрь азагында, М12 автомобиль юлының Мәскәүдән Казанга кадәр арасы кулланышка тапшырылды. Әлеге трассага ихтыяҗ бик зур булып чыкты. Гомумән алганда, аннан 26 миллионнан артык машина узган, 70 миллион тоннадан артык йөк ташыганнар. Алдан билгеләгәнчә, бу әһәмиятле магистральне Екатеринбург, Төмән, ә киләчәктә Көнчыгышка таба үстерәчәкбез», – диде ул.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәкләрнең транспорт челтәрен үстерү эзлекле һәм өзлексез рәвештә алып барыла.

Форсаттан файдаланып, Владимир Путин Казанда торак йортларга пилотсыз очкычлар һөҗүм итүгә бәйле үз фикерен әйтте.

– Бу уңайдан шуны әйтәсем килә: кем генә һәм ничек кенә бездә нәрсәнедер җимерергә тырышмасын, ул моның өчен үзендә күп тапкырга зуррак җимерелүләргә дучар ителәчәк. Һәм ул безнең илдә нидер эшләп маташуына үкенәчәк. Без исә алга барачакбыз. Кемдер безгә китерергә тырышкан зыянны торгызып кына калмыйча, тагын да зуррак адымнар белән алга атлаячакбыз. Менә хәзерге кебек. Юл челтәрләрен дә, шәһәр төзелешен дә үстерәчәкбез, торак төзеячәкбез, – диде Президент.

Ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, дошман һәм дустанә мөнәсәбәттә булмаучылар тарафыннан Татарстан башкаласына китерелгән зыяннан соң бар нәрсәнең кабат торгызылачагына да ышаныч белдерде. «Казан күп илләр көнләшерлек итеп үсә. Моңа зур канәгатьлек хисе белән карыйм. Бу очракта төзүчеләргә һәм Татарстанның бөтен төзелеш комплексына соңгы елларда Сезнең җитәкчелектә республика күрсәткән уңышлары өчен ихлас теләкләремне белдерәсем килә. Рәхмәт, шулай дәвам иттерик!» – диде Владимир Путин.

Бер сәгатькә кыскара

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына М7 «Идел» трассасы юл инфраструктурасы объектларының әзерлеге турында хәбәр итте.

– М7 трассасындагы 81 чакрым озынлыктагы юл – Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы – үз эченә 10 күперне ала. Без хәзер нәкъ менә Чулман елгасы аша 1,3 чакрым озынлыктагы күпердә басып торабыз. Өч елдан да кимрәк вакыт эчендә 5 транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч, 4 күпфункцияле үзәк тә тулысынча әзер, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, яңа юлда машина йөртүчеләргә ял итү өчен сигез күпфункцияле үзәк төзү каралган. Аларның дүртесе быел ук эшли башлаячак. Юл турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе элегрәк М7 дән Түбән Кама ГЭСы плотинасы һәм Чаллы аша хәрәкәт итәргә туры килүен дә искә төшерде. «Хәзер (яңа юл ачылгач) транспорт өчен бер сәгать вакыт янда калачак, – диде ул. – Гомумән алганда, республика тарихында бу кадәр транспорт проектын тормышка ашырган юк иде әле. Бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә алга таба хәрәкәт итәчәкбез дип өметләнәбез».

«Казан – Екатеринбург» югары тизлекле транспорт маршруты кысасында төзелгән Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлының гомуми озынлыгы – 81 чакрым. Төзелеш эшләре 2022 елда башланды. Урап узу юлы «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысасында сафка басты. Тантаналы чарада хәбәр итүләренчә, алты ел эчендә әлеге илкүләм проект кысасында Россиядә 150 мең чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм төзекләндерелгән.

«Бердәмлек булышты»

Билгеле булганча, әйләнгеч юл Казаннан барганда Алабуга районындагы Костенеевка авылы янында М7 трассасыннан борылып кереп китә һәм Түбән Кама белән Чаллыны узгач, кабат М7 юлына чыга.

Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев сүзләренә караганда, төзелеш бәясе – 79 миллиард сум. Акча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

– Объектны бик кыска вакыт аралыгында – ике елда төзеп бетердек. Моңа бердәм эшләү нәтиҗәсендә ирештек. Без биш подрядчы оешма белән берлектә эшләдек, – диде Илдар Минһаҗев.

Аның сүзләренә караганда, юл салуда 1,5 мең кеше, 500 техника эшләгән. «Объектта дүрт асфальт-бетон заводы, ике бетон заводы эшләде», – диде ул.

«Акыллы» күпер

Чулман елгасы аша салынган 1,3 чакрым озынлыктагы күпер (шуның 800 метры су өстеннән уза. – Ред.) Казан – Екатеринбург югары тизлекле трассасы кысасындагы иң озын корылма. Шунысын да искәртик: төзелеш барышында суднолар хәрәкәте туктап тормады.

– Эшне тизләтергә заманча технологияләр булышты, – ди «Мостоотряд – 41» төзелеш оешмасы директоры Николай Горловой. – Әйтик, күпер төзелешендә бер үк вакытта ике субай кагу технологиясе кулланылды. Су уртасына баганалар утыртканда, бетон катнашмасын ярдан түгел, ә «йөзмә бетон заводы»ннан гына ташыдылар.

Йөзеп йөри торган завод нинди була соң ул, диярсез. Әзер баржага бетон җитештерү өчен тиешле җиһазлар урнаштырганнар да, менә сиңа – завод! Аның каравы күпме вакыт янда калган. Гадәттә мондый күперләрне төзү вакыты өч ел ярым тәшкил итә.

Николай Горловой әйтүенчә, күпер төзү өчен 40 мең куб метр тимер-бетон эшләре башкарылган, ә металл конструкцияләрнең гомуми авырлыгы 11 мең тонна тәшкил итә. «Моңа да карамастан, күпер бик нәфис, җиңел булып күренә», – дип тә өстәде Николай Горловой.

Күпернең бер як яры биек тау битенә (Алабуга районы), ә икенче ягы тигез җиргә (Түбән Кама районының Корабельная урманы) туры килә. Шуңа күрә төзелеш барышында баганалар гына түгел, юл үзе дә югарыга таба «үсеп» бара. Елганың бер ярындагы баганаларның озынлыгы 8 метр булса, каршы якта алар биш тапкыр диярлек озынрак. Өстәвенә елга агымында эшләгәннәр. Сүз уңаеннан, бу урында Чулманның тирәнлеге 22 метрга кадәр җитә. Авыш күпер машина йөртүчеләр өчен куркыныч түгел, дип тә алдан кисәтте күпер төзүчеләр. Биредә куркынычсызлыкка бәйле бөтен таләпләр исәпкә алынган.

Бер генә мисал: күпердә урнаштырылган «акыллы» система бозлавыкка каршы үзе көрәшә. Ничек итепме? Эш шунда ки, биредә бозлавыкка каршы автоматлаштырылган комплекс урнаштырганнар. Ягъни күпернең буеннан буена куелган датчиклар юл өслеген даими тикшереп тора, рульдәгеләргә куркыныч туган очракта, система үзе реагент сиптерә. Менә шундый заманча юл!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү