Татарстанда уртача гомер озынлыгы 74,59 яшьне тәшкил итә

Татарстанда уртача гомер озынлыгы 74,59 яшь. Бу хакта Дәүләт Советы утырышындагы чыгышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әйтте.

Министр сүзләренчә, халык составы да үзгәргән. Хәзерге вакытта 60 һәм аннан да олыраклар саны арта бара.

Министр үлем-китем сәбәпләренә дә тукталды. Марсель Миңнуллин китергән саннарга күз салсаң, чирләр буенча беренчелектә кан әйләнеше авырулары тора (39,6 процент). Икенче урында – яман шеш авырулары (15,9 процент) халык шешләрдән үлә. Өченче урында тышкы факторларга бәйле сәбәпләр тора (11,2 процент).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү