Чаллыдагы күпбалалы гаиләләргә башка районнарда җир кишәрлекләре биреләчәк

Чаллының күпбалалы гаиләләренә якын тирәдәге районнарда җир кишәрлекләре биреләчәк. Дәүләт Советы утырышында каралган Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектында шуны күздә тота. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров закон проектын тәкъдим итеп, өч ел дәвамында Чаллыда күпбалалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләсендә боз кузгалмавын билгеләп үтте. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Чаллыда җир алу өчен чиратта 6 меңнән артык кеше тора. Аларга кимендә 900 га җир кирәк. Әмма Чаллы шәһәрендә ихтыяҗны тәэмин итәрлек җир юк.

«Закон проектында «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегендә даими яшәүче күп балалы гаиләләргә Тукай районыннан тыш тагын 8 якын – тирә районда: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында урнашкан җир кишәрлекләрен бирү мөмкинлеге каралган», – дип аңлатты Азат Кадыйров.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү