Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, 2021 елдан 2023 елга кадәр бер ир-ат, полициядә «йогынтылы элемтәләре» бар, дип юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтиханнарда акча үзләштереп яткан.
Ришвәт бирүчеләр имтиханнарны хәтта берничә тапкыр бирергә мәҗбүр булган. Әлеге хәл карау өчен судка тапшырылган. Шулай ук имтихан тапшырган өчен ришвәт биргән кешеләргә карата да аерым эш кузгатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Охшаш язмалар:
- Егетләрне армиядән алып калу өчен хәрби комиссариатка берничә миллион сум ришвәт тапшырган 9 кешене хөкем итәчәкләр
- ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт биргән кеше нинди җәзага тартыла?
- Татарстанда Социаль иминият фонды җитәкчесен ришвәт алганда тоткарлаганнар
- Татарстанда бер ир-ат ГАИда имтихан бирүдәге "ярдәме" өчен суд хөкеме алдына басачак