«Кредитка». «Җаваплылык турында онытмагыз»

«Кредитка» белән түлим». Элек бу сүзләрне чит ил киноларында гына ишетә идек. Хәзер исә банктан алган мондый картадан файдаланучылар үзебезнең арада да шактый. Шәһәрдә аңлашыла, ә авылда аны кемнәр һәм ник рәсмиләштерә? «ВТ» хәбәрчесе салада яшәүчеләр белән сөйләшеп, аларның кредит картасына карата фикерен белеште.

Кредит картасы – банктан бурычка алган акча ул. Барыбызның да диярлек кесәсендә булган дебет картасыннан шул ягы белән аерыла да: соңгысында кулланучының үз акчасы, мәсәлән, хезмәт хакы саклана. Ә кредит картасы буенча бурычны вакытында кайтарып бирергә кирәк. Әмма туганнарга, дус-ишләргә сер бирәсе килмәү, бер кредит акчасын икенчесе белән каплау, хезмәт хакы алганчы гына дип банк акчасын файдаланып тору кебек сәбәпләр артына берзаман чиксез бурычлар яшерелә башлый.

Минзәлә районының Югары Тәкермән авылыннан Галия Зарипова (исеме үзгәртелде) кредит картасын кулына алуына үкенүе турында сөйләде.

– «Кредитка»дан күптән кулланам. Миндә алар икәү. Булган кредитны каплар өчен алдым да әкренләп бер бурыч икенчесен тарта башлады. Картаны рәсмиләштергәч, үзеннән-үзе азарт барлыкка килә. Шуңа күрә, кирәге чыгар әле, дип кенә аны рәсмиләштерүне дөрес фикер дип санамыйм. Бердәнбер өстенлеге –  кинәт кенә акча кирәк булганда, кешегә сиздермисең, – диде ул.

Актаныш районының Усы авылыннан Рәшит Солтанов та кредит картасын куллануны хупламавы турында әйтте.

– Бурычка түгел, ә үз акчаңа яшәргә кирәк. Бик начар гадәт бу. Юрганыңа карап аягыңны сузасың инде. Акча җиткерә алмасаң, нәрсәдәндер баш тартып торырга яки өстәмә акча эшләү юлларын эзләргә туры килә. Гомумән, банктан әҗәткә акча алмаска тырышырга кирәк. Югыйсә бурычка батарга да мөмкин, – диде Рәшит Солтанов.

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылыннан бик күп еллар намазда булган Марат Закиров кредит картасына карашны дини күзлектән аңлатты.

– Ислам динендә кредит алу рөхсәт ителми. Үзен мөселман дип санаган кеше өчен бу – хәрам гамәл. Минем кредит картасыннан файдаланганым юк. Шулай ук ипотекам да юк. Дин буенча, бу – риба, ягъни әҗәттән процент алу булып санала. Гөнаһ гамәл булмаса да, «кредитка» белән түләмәс идем дип уйлыйм. Саный китсәң, аның тискәре яклары җитәрлек бит. Дөрес, бу – уңайлыдыр, кешегә хәзерге көн белән яшәү мөмкинлеген бирә. Әмма процентлар хисабына бурычка зур акча алып, аны күпкә арттырып кире кайтарырга туры килүен онытмаска кирәк. Бу кешенең финанс хәлен тагын да катлауландырырга мөмкин. Юньле әйбер булса, ул дин белән тыелмас иде, – диде Марат Закиров.

Айгөл Шәрәпова, банк хезмәткәре:

– Кредит картасыннан файдаланганда, җаваплылык турында онытмагыз. Башта ук игътибар белән килешүнең шартларын өйрәнегез. Кредит картасын рәсмиләштерүчеләр артканнан-арта. Бурычка акча алуның сәбәпләре төрле: кемдер аны ремонт ясау, йорт сатып алу, укуга түләү, дәвалану өчен алса, кемдер, бер әҗәтне каплыйм дип, икенчесен ала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү