Рөстәм Миңнеханов: «Алдагы биш елда ТКХ мәсьәләләрендә сизелерлек алга китәчәкбез»

Алга таба торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Капиталь ремонт һәм инженер челтәрләрен алмаштыру программаларын дәвам иттерү мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, ТКХ системасын яңарту программасы чараларының бер өлеше күпфатирлы йортларны тәртипкә китерүгә тотылачак. «Төп өлеше исә инженер челтәрләргә: су, җылылык, электр энергиясе һәм башкасына сарыф ителәчәк. Федераль ярдәм дә күрсәтеләчәк. Алдагы биш елда ТКХ мәсьәләләрендә сизелерлек алга китәчәкбез дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү