Быел республикада 35 меңгә якын бала туган, бу — ун ел элек булган күрсәткечләрдән 20 меңгә кимрәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.
«Без гаиләләрне бала табарга үгетләү һәм тиешле чаралар белән тәэмин итү мәсьәләсендә бик начар эшлибез. Мин Татарстандагы демографик вазгыятьтән канәгать түгел. Әлеге юнәлештә күп нәрсә эшләнә, тик алга китеш әллә ни сизелми. Бу — бөтен илебез өчен мөһим сорау. Әлегә мактанырлык нәрсә юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул гаиләнең бала тәрбияләүдә төп институт булуын да искәртте. «Бездә күпчелек башта «үзе өчен» яшәп калырга тели, ә аннары инде балалары булмый. Мине бу мәсьәлә бик нык борчый. Гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын эзләргә кирәк», — диде Татарстан Рәисе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat