Татарстан алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов белән кибет киштәсендәге аракы һәм азык-төлек сыйфаты турында сөйләштек.
– Җәүдәт Йосыпович, сүзне кибет киштәләренә күз салудан башлыйк әле. Күпме алкоголь сатыла, аны кем ала, кайда күбрәк эчәләр?
– Быел 10 айда Татарстанда халыкка 5 млн дал (моңа сыра күләме керми) алькоголь продукциясе сатылды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, 2 процентка күбрәк булып чыга. 9 айда 18 млн дал сыра сатылган. Анысы 3 процентка күбрәк. Барыннан да бигрәк шампан шәрабы, ликер-аракы эшләнмәләре, коньяк һәм коньяк эчемлекләре сату артты. Ә менә аракы сату күләме 2 процентка кимеде.
Сатылган алкоголь продукциясенең 44 проценты – аракы, 24 проценты – шәраб һәм шәраб эчемлекләре, 15 проценты – ликер-аракы, 8 проценты – коньяк һәм коньяк эчемлекләре.
Сыраны исәпкә алмасак, 10 айда Татарстанда һәр кеше уртача 12,3 литр алкоголь продукциясе кулланган. Иң зур күрсәткеч – Югары Ослан районында (19,6 л), иң азы – Чүпрәледә (6,7 л). Нәрсәне күпме эчәсен кеше үзе хәл итә инде. Бу мәсьәләдә фикерләр төрле. Алкогольне агу дип санаучылар да, көненә бер бокал шәрабны сәламәтлеккә файдалы дип исәпләүчеләр дә бар. Безнең фикер мондый: инде кеше эчә икән, аның эчкәне сыйфатлы, тикшерелгән һәм, иң мөһиме, легаль булсын!
– Сыйфатлы, тикшерелгән һәм легаль димәктән, самогон җитештерүчеләргә мөнәсәбәтегез ничек? Моның белән мавыгучылар, беләбез инде, аз түгел. Аларны ничек контрольдә тотасыз?
– Үзең өчен булса, самогон җитештерү закон тарафыннан тыелмаган. Әмма сатарга ярамый. Гадәттә «үз кешеләре»нә саталар. Имеш, сыйфаты һәм бәясе белән кызыктыралар. Төрле үләннәр, тәмләткечләр салалар. Яхшылап эшкәртүләре турында сөйлиләр, баш авыртмый, дип мактыйлар. Кем әйтмешли, реклама белән эшлиләр. Әмма бүгенге «самогонщик»лар ипи алырга акчасы җитмәгән гөнаһсыз әбиләр түгел инде. Хәзергеләре йорты тирәсенә камералар урнаштыра. Чөнки ул бер тапкыр эләксә, административ штраф белән котыласын, икенчесендә инде җинаять җаваплылыгы янаганын яхшы белә. Иң йомшак җәзасы – 30 000 нән 50 000 сумга кадәр штраф салалар һәм самогонын юкка чыгаралар. Самогон куучылар белән полиция һәм безнең инспекция хезмәткәрләре шөгыльләнә. Быел 10 айда 16 беркетмә төзелгән. Узган елның шул чорында 26 булган.
– Кибетләрдәге алкогольнең сыйфаты турында сөйләшик әле. Күпмесе Татарстанда җитештерелгән?
– Лицензия белән эшләгән кибеттә законсыз, ягъни ялган продукциягә тап булу куркынычы бик аз. Намуслы сатучыларга үзләренең абруе да, лицензияләре дә бик кадерле. Моннан тыш, Татарстанда җитештерелгән һәм читтән кертелгән барлык продукциянең сыйфаты да, законлы булуы да тикшерелә. Барысы да тәртиптә икән, һәр шешәгә теркәү номеры ябыштырыла, шуннан соң гына ел кибет киштәләренә куела. Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, әнә шул номер аша алкоголь продукциясен тикшерергә була. Моны бушлай сервислар аша да белешергә мөмкин.
Инде саннарга килсәк, быел 10 айда безнең инспекция хезмәткәрләре административ эшләр кысасында законсыз әйләнештән 5234 литр продукция алды. Былтыр әлеге күрсәткеч 26 475 литр иде.
– Сез әйтмешли, хәмер эчү-эчмәү – һәркемнең үзе эше. Ә менә ашау мәсьәләсе һәркемгә кагыла. Сез бит әле азык-төлек сыйфатын да тикшерәсез.
– Тикшерү-күзәтү органнары тарафыннан контроль кимегән саен, кызганыч, азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгына бәйле хокук бозу очраклары да арта. Әйтик, 2019 елда бәйсез экспертиза тарафыннан тикшерелгән товарларның 10,6 проценты яраксыз дип табылды. Узган ел бу күрсәткеч 34,8 процентка җитте.
Быел 11 айда тикшерелгән 337 төрдәге товарның 131 ендә закон таләпләрен бозу ачыкланды. Барыннан да бигрәк сөт продукциясендә – атланмай, каймак, эремчек һәм сырда кимчелекләр табыла. Тикшерелгән атланмайның – 35, эремчекнең – 32, каймакның – 40, сөтнең – 15, сырның 23,3 процентында җитешсезлекләр барлыгы ачыкланды.
Тагын берничә санга игътибар итегез әле. 50 төрдәге роллар тикшерелде һәм барысында кимчелек табылды. 40 төрдәге салатның 29 ы тиешле таләпләргә туры килми булып чыкты.
Материалларны чара күрү өчен Роспотребнадзор һәм Россельхознадзор идарәләренә җибәрдек. Тикшерүләр дәвам итә.
– Кибетләр – бер хәл, соңгы елларда өйгә китереп бирү хезмәтләре артты. Аларны ничек тикшерәсез?
– Кемнең ничек эшлисе законда язылган. Азык-төлекнең сыйфаты шик уята икән, кулланучы сатучыдан (башкаручыдан) документ таләп итә ала. Заказны кабул итеп алганда нәрсәгә игътибар итәргәме? Иң элек тартмасын карагыз. Ул тәртиптә түгел икән, димәк, саклаганда һәм алып килгәндә дөрес эшләмәгәннәр. Ризыкның исеме, авырлыгы (күләме), азык кыйммәте (химик составы һәм калориясе), норматив һәм техник документлар турындагы мәгълүматны карагыз. Махсус заказ буенча әзерләнмәгән икән, кайчан, кайда, кем тарафыннан ясалганына, саклану вакытына, саклау шартларына – барысына да игътибар итегез.
– Кулланучылар, ягъни халык үз хокукларын беләме? Сезгә күбрәк нинди сораулар белән киләләр?
– Кулланучыларның хокуклары бар, аларны белергә, файдаланырга һәм яклый белергә кирәк. Безнең халык үз хокукларын елдан-ел яхшырак белә һәм файдалана. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм башка күзәтү органнарына килгән мөрәҗәгатьләр дә шуны раслый. Без дә тырышабыз, быел гына шул ният белән 4 меңгә якын чара уздырдык. Матбугатта чыгыш ясыйбыз, интернетта мәгълүмат урнаштырабыз, халык һәм эшмәкәрләр белән очрашабыз.
Быел 10 айда безнең инспекциягә 2075 мөрәҗәгать килде. Шуның 78,9 проценты – сәүдә, 11,7 проценты көнкүреш хезмәте күрсәтүгә кагыла. Бу мөрәҗәгатьләрнең 85,2 проценты судка ук барып җитмичә, кулланучылар файдасына хәл ителде. 10 айда инспекциядә 1372 кешене кабул иттек.
– Азык-төлек ул – акча һәм зур күләмдә керем дигән сүз. Тикшерү уздырганда сезнең хезмәткәрләргә ришвәт тәкъдим итү очраклары буламы?
– Безнең хезмәткәрләргә карата халыктан да, төрле оешмалардан да дәгъва белдерүче булмады. Шул ук вакытта коррупция куркынычы килеп чыкмасын өчен барысын да эшлибез. Россия Хөкүмәте мораторий керткәч, безнең инспекция тарафыннан уздырыла торган тикшерү чаралары кимеде. Бу исә административ хокук бозулар саны артуга китерде. Моны алкоголь базарындагы вазгыять тә раслый. Акчаны кеше мәнфәгатеннән өстенрәк куйган эшмәкәрләр бар.
Безнең инспекциядә коррупциягә бәйле 38 төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Алар булмасын өчен тиешле эш алып барыла һәм моңа аерым игътибар бирелә. Бу эшнең ничек башкарылганын Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе бәяли. Алар бездә күрелгән чараларны нәтиҗәле дип бәяләде: соңгы ике елда коррупциягә бәйле очракларның булганы юк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat