Көрәш буенча 2025 елгы Татарстан Чемпионатының финал очрашулары 18 гыйнварда Казаннның “Корстон” комплексында узачак. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе хәбәр итә. Билгеле булганча, турнир 20–21 декабрь көннәрендә Казанның “Ак барс” комплексында узды. Әмма гадәттән тыш хәлләр аркасында финалда бары 60 килога кадрге авырлык үлчәүдә генә җиңүче ачыкланды.
18 гыйнварда иртәнге сәгать 8дә мандат комиссиясе утырышы уза, һәм егетләрне үлчиләр. Финал очрашулары 11.30да башлана. Бүләкләү тантанасы 12.30га билгеләнгән.
Кемнәр көрәшәчәк?
65 кг.: Илнар Закиров – Илназ Хәмидуллин
70 кг.: Ислам Фәлахов – Артур Хәкимов
75 кг.: Рамил Синякаев – Булат Гадершин
80 кг.: Рафаэль Кәлимуллин – Айнур Нургалиев
85 кг.: Ренас Кәлимуллин – Динияр Моратов
90 кг.: Илнур Камалов – Азат Габдрашитов
100 кг.: Булат Мусин – Егор Такарлыков
115 кг: Раил Нургалиев – Марат Миначев
130 кг.: Радик Сәлахов – Данияр Сәлимуллин
130+ кг.: Ранис Гыйлаҗетдинов – Альберт Ситдыйков
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat