Кайсыгызның кулы җылы? «ВТ» ярдәм иткән кешеләр тарихы

 

Ел ахырында, гадәттәгечә, «ВТ» укучылары белән бергәләп эшләгән игелекле эшләрне барлыйбыз. Безнең белән бергә булган, газетабыз битләрендә һәм социаль төркемнәрдәге сәхифәләребездә дөнья күргән үтенечләребезгә колак салган, бергәләп ярдәмгә мохтаҗ, авыруларны сөендергән кешеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Халык әйтә: «игелек эшлә дә суга сал». Ә без башкаларга үрнәк булсын, артыбыздан тагын да күбрәк кеше иярсен дип, ике арада күзгә күренмәгән җепләр белән салынган «изгелек күпере» турында язмый кала алмыйбыз.

Балага – мәктәп

«Солнце в каждом» фестивалендә газетабыз журналистына авыру бала тәрбияләүче бер ханым ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Гаиләнең үтенечен истә тотып, исемнәрен һәм баланың кайсы мәктәптә белем алуын әйтеп тормыйбыз.

– Балабыз ДЦП диагнозлы булса да, бик актив, матур итеп шигырьләр сөйли, бәйгеләрдә катнаша. Без аның сау-сәламәт балалар белән укуына сөенеп туя алмый идек. Әмма яңа уку елында сыйныф җитәкчесе алышынды. Яңасы улыбызның башкаларга комачау итүен әйтте. Өйдә генә укысын, диде. Әмма баламның бик тә иптәшләре белән бергә буласы килә. Сыйныфташлары да аны бик ярата, – диде баласы белән бергә зур сынаулар узучы ханым.

Шөкер, бу мәсьәләне бер шалтыратуда хәл итә алдык. Мәктәп директоры урынбасары белән элемтәгә чыгып, хәлне аңлатуга, ул үз янына малайның әти-әнисен чакыртып алды. Берничә көннән малайның әнисе кош тоткандай редакциягә килеп керде. Бәхеттән балкый иде ул. Сабыен мәктәптә калдырганнары өчен чиксез рәхмәтен җиткерде. Барысы да яхшы, әмма күңелдә бер сорау калды: ни өчен журналист шалтыратканчы уртак фикергә килә алмаганнар?

Нәфисә апага – операция, Люция апага – табиб

Саба районының Юлбат авылында яшәүче, ике улын СВОга озаткан Нәфисә Хуҗинаның «ВТ» ярдәме белән Казанның 7 нче хастаханәсендә аягына операция ясатуы турында язган идек. Ул безгә бик рәхмәтле. Әле тагын алты айдан яңадан бер операциягә киләчәк. Шул хактагы язманы укып, безгә Арчада яшәүче Лилия ханым да мөрәҗәгать итте. «Бер елдан артык үзем теләгән табибка эләгә алмыйм. РКБда кабул итә ул. Районнан талон юк, диләр. Шул табибта тикшереләсем килә», – диде ул.

Дүшәмбе РКБ белән элемтәгә чыксак, чәршәмбе Лилия ханым үзе теләгән табибы белән очрашты. «Анализларым тәртиптә, хәзер күңелем тыныч. Мең рәхмәтләр сезгә», – диде ул.

Алинәгә бүләк килеп тора

Күптән түгел Сабада яшәүче Янчугиннар гаиләсе хакында язган идек. Ике улы да СВОга киткән Җәмил абыйның хатыны Фәридә апа кинәт вафат булган. Узган ел уллары Радикның да гомере өзелгән.

Фәридә апа белән Җәмил абыйларның ике малайдан соң соңлап кына алып кайткан кызлары Алинәдә – ДЦП авыруы. Саба волонтеры Гүзәл Федорова шушы кызны сөендерәсе иде дигәч, без дә бу хакта яздык. Газетадан язманы укып, Янчугиннарга кунакка килүчеләр арткан. Алинәгә зур бүләкләр алып килгәннәр. Безгә дә Алинәгә дип акча җибәрделәр. Шул акчага Гүзәл Федорова аларга күчтәнәчләр алып илтте. Гүзәлнең үз баласы да ярдәмгә мохтаҗ, авыру. Әмма шуңа да карамастан, үзендә көч табып, башка сабыйларны сөендерергә тырышып яши ул. Әле авылдашлары белән СВОдагы якташларына да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

Ара ерак булса да…

Башкортстанның Благовор районында гомер итүче Энҗе Ганиева безгә социаль челтәр аша мөрәҗәгать итте.  Йортлары янып, бернәрсәсез урамда калган алар. Алар күргән авырлыклар турында язгач, укучыларыбыз бу гаиләгә акча күчерә башлады. Энҗе ханым һәр суммасын безгә әйтеп барды. Җыелган акчага төзелеш материаллары алганын да күрсәтеп торды. Кышны алар төзелеп килә торган йортларының бер бүлмәсендә каршы алды. Төзелеш әле дәвам итә. «Шөкер, яңа йортыбызны түбә астына кертә алдык. Бүген җылы өйдә яшибез. Сезгә рәхмәт инде. Кайгылы вакытта безгә ярдәм күрсәттегез. Бик авыр вакытлар иде. Барлык безгә ярдәм иткән кешеләргә чиксез рәхмәт», – ди ул.

Рево апага – подгузник

Апас районының Борнаш авылыннан Фердинанд Сираҗиев шалтыратып, әнисенә ярдәм итүебезне сораган иде. Без аның турында язма да әзерләдек. Башка физик мөмкинлеге чикле кешеләргә тернәкләндерү чараларын ничек алырга икәнен дә аңлаттык. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат җитәкчесе Альбина Никандорова Сираҗиевларга 30 көн эчендә 360 данә подгузник барып җитәчәк дигән иде. Язма басылып чыкканнан соң без Фердинанд абый белән элемтәгә кердек. Ул безгә подгузникларның Апаска кайтып җиткәнен хәбәр итте.

Аяз Сафин исеме язылачак!

Мамадыш районының Бөрсет Сукачы авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар хөрмәтенә ачылган истәлек тактасында әтиләренең исеме булмаганга борчылып, Аяз абыйның кызы, оныклары мөрәҗәгать иткән иде. Баксаң, җирлектә бу эш белән авыл мулласы шөгыльләнә икән. Рәшит хәзрәт исемлеккә Аяз бабайны өстәүгә каршы килмәде. Яңа исемнәр ачыкланса, истәлек тактасында андыйлар өчен хәтта буш урын калдырганнарын да әйтте. Әмма буталчык килеп чыккан: олы яшьтәге бер ханым Аяз бабайның сугышта катнашмаганын әйткән. Четерекле мәсьәләне хәл итү өчен аның оныклары бабаларының исемен «Хәтер китабы»на керттерделәр. Без яңа басылган китапны «Хәтер китабы» редакциясеннән барып алып, Усали җирлеге башлыгы Альмир Зыятдиновка тапшырдык. Рәшит хәзрәт белән элемтәгә чыктык. Тиздән Аяз Сафинның исеме мәңгеләштереләчәк.

Нәни кызга – каен җиләге

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия укытучылары  аларда белем алучы бер баланың яман шеш авыруыннан интегүе турында язды. Баксаң, табиблар сабыйга каен җиләге ашарга кушкан икән. Тиз арада җиләк эзләргә тотындык. Иң элек Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче җиләкчеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Бер көн эчендә җиләкләр Казанга да килеп җитте. Арча районыннан Мөнәвәрә апа да бу гаиләгә җиләкләр әзерләп куйган.

– Минем үземдә дә яман шеш авыруы таптылар. Нурланыш алып йөрим. Балам ДРКБда ята. Аны әнием караша. Үзем дә дәваланудан соң янына барып йөрим, – диде сабыйның әнисе Миләүшә. – Ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын. Җиләк җибәргән авыл халкына бик рәхмәтлебез. Акча да күчерәсез. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү