Бүген «Гаилә» үзәге янында урнашкан Казанның төп чыршысы ачылачак. Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итүенчә, быел бәйрәм чарасы «Ак елан» риваятенә нигезләнеп эшләнгән. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда сөйләде.
Бәйрәм 17:30 сәгатьтә башлана.
Моннан тыш, бүген, 24 декабрьдә Урицкий паркындагы һәм Константиновка торак массивындагы чыршылар ачыла.
25 декабрьдә Совет мәйданындагы һәм Арт-Сити торак комплексында урнашкан Арт-Центр үзәге чыршысы янында бәйрәм булыр дип көтелә.
26 декабрьдә Мир урамындагы скверда һәм Салават Күпере паркындагы чыршыларны ачачаклар.
27 декабрьдә Светлая Долина паркындагы һәм Вознесенское торак массивындагы чыршы тирәсендә бәйрәм булачак.
28 декабрьдә Борисоглебское торак массивындагы бәйрәм чыршысы ачылыр дип көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat