Түз, ашказаным, түз! Бәйрәм көннәрендә туклану буенча нутрициолог киңәшләре

Ел буе көтеп алган Яңа ел ялларын табиблар сынау дип атый. Бәйрәм булгач, йоласына туры китереп ял итәсе, булган барлык тәм-томнардан авыз итәсе килә… Түзгән ашказанына рәхмәт! Бәйрәм көннәрен сәламәтлеккә зыян салмыйча гына үткәреп җибәрү өчен ни эшләргә?

Әлеге һәм башка сораулар белән табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһановага мөрәҗәгать иттек.

  1. «Идеаль тәлинкә» кагыйдәсен бәйрәм көннәрендә дә онытырга ярамый. Гади генә әйткәндә, тәлинкәгә салынган ризыкның яртысы – клетчаткага бай яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга тиеш. Болай эшләгәндә, бәйрәм табынында артыгын ашап ташлау куркынычы азрак.
  2. Бәйрәм табынында цитруслар, ананас һәм киви булса яхшы. Алар составындагы фермент-кислоталар ашказанына ризыкны яхшырак эшкәртергә ярдәм итәчәк. Әйтик, ананас составындагы бромелайн исемле фермент майны тарката, кивидагы актинидин исә аксымны тизрәк таркатачак.
  3. Тагын бер мөһим кагыйдә истән чыкмасын: ризыкны бер-бер артлы тутырудан гына түгел, аннан бераз авыз итүдән яки акрынлап кына ашаудан да ләззәт алып була.
  4. Бәйрәм кичендә артыгын ашамас өчен, көн дәвамында аз-азлап дөрес итеп тукланырга кирәк. Кич белән ашармын дип, көн буе ач торырга ярамый.
  5. Ашказаны авыртканнан ярдәм итә торган дару да кул астында торсын.
  6. Бәйрәм табынында чиста су да булырга тиеш. Аны башка эчемлекләр белән чиратлаштырып эчәргә киңәш ителә.
  7. Яңа ел киченнән соң икенче көнгә яшелчәләрдән торган җиңелчә аш пешереп ашарга киңәш итәр идем. Ул бик җайлы һәм тиз әзерләнә.

Элина Борһановадан детокс-аш рецепты

Кирәк булачак: кәбестә яки брокколи, кабак, ташкабак, сельдерей, болгар борычы, кишер, үләннәр (петрушка, кинза, укроп – кайсы да ярый), сарымсак, күңелегезгә хуш килгән тәмләткечләр.

Эш тәртибе: алда телгән алынган яшелчәләрне бергә турап салабыз. Кабак белән кәбестәне бераз майда кыздырып алсаң да ярый. Аннары яшелчәләргә су өстәп, 20 минут кайнатабыз. Аларны әзер шулпага салып  пешереп алсаң да була.

Кайсы нәрсәдән файдалы?

— Брокколи, диңгез кәбестәсе составындагы сульфорафаннар яңа ел кичендә «күпне күргән» бавырны чистарта;

— кабак, ташкабак эчәклек өчен файдалы;

— сельдерей шулай ук бавырны чистарта, бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ул әле шешенүне дә бетерә;

— болгар борычы, кишер, кабактагы А витамины кыздырылган, ысланган авыр ризыклардан һәм шампан шәрабыннан соң организмга хәл кертә;

— яшел үләннәр бавырны чистарту өчен кирәкле фолий кислотасына бай.

Бушану көннәре

Бәйрәм көннәре артта калгач, организмны да элекке халәтенә кайтарырга туры киләчәк. Баллы, майлы, кыздырган ризык, тәм-томнар ашауга күнегеп өлгергән ашказаныбызны бушану көннәре генә коткарачак.

Алмалы. Көненә 1,5–2 килограмм алма ашарга кирәк (бүлеп, 5–6 тапкыр). Алманың 1/3 өлешен пешереп ашау да файдалы булачак. Чөнки пешкән алмада пектин күбәя. Ә ул исә, үз чиратында, организмнан шлак һәм холестеринны яхшы чыгара.

Кефирлы. Көн буена 2 литр майсызландырылган кефир эчәргә мөмкин. Шулай ук аңа яшеллек белән кыяр да өсти аласыз. Кефир авырлыкны гына көйләп калмыйча, иммун системасын да ныгыта.

Йогыртлы. Майлылыгы 2,5% булган 8–10 стакан йогырт эчәргә киңәш ителә. Саклану вакыты ике атнадан артмаган йогыртны сатып алырга кирәк. Аларда тере культуралар күбрәк була.

Эремчекле. 400 грамм эремчекне бер литр майсызландырылган кефир белән көнгә дүрт тапкыр ашагыз. Шикәр кушарга ярамый.

Карабодайлы. Карабодайны кефир белән ашарга кирәк. Бер стакан карабодайны кичтән 2–3 стакан кайнар суга салып, төн буе тотыгыз. Тоз һәм май кушу тыела. Кефир белән ашаган очракта, карабодай ашкайнату системасын яхшырта, организм өчен кирәкле макро- һәм микроэлементларны арттыра.

Файдалы яшелчә ашы. Ашка өйдә булган бөтен яшелчәләрне салыгыз. Иң мөһиме: кәбестәне күбрәк турагыз. Ник дигәндә, ул ашкайнату юлларын чистарта. Кәбестәне эшкәртүгә организм бик күп энергия сарыф итә. Шуңа күрә ул артык калорийлардан да арындыра. Моннан тыш көн буена ике литрга якын сыеклык эчәргә тырышыгыз.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү