Чапма, машина. Киләсе елда автомобиль базарын ни көтә?

Ел башыннан бирле илдә 1,4 миллион яңа машина сатылган. Иң күбесе – Кытай автомобильләре, әлбәттә. Узган ел белән чагыштырганда, быел аларныкын 80 процентка күбрәк сатып алганнар. Тик 2025 елда кайбер Кытай брендлары базардан китәргә мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Кирегә юл бармы? Киләсе елда автомобиль базарын ни көтә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Биш триллион сум

Узып бара торган ел илнең автомобиль базары өчен вакыйгаларга бай булды. Дөрес, рульдәгеләр өчен алар әллә ни сөенечле түгел. Бер яктан, машинасын яңартырга теләүчеләрнең күбесенә чарасызлыктан яңа модельләргә ияләшергә туры килсә, икенче яктан, утильләштерү җыемының артуы – автомобиль бәяләре, ә төп ставканың күтәрелүе автокредит кыйммәтләнүгә китерде. Ничек кенә булмасын, бу елның гыйнвар – ноябрь айларында илдә 5 триллион сумлык 1 447 841 яңа машина сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 54 процентка күбрәк. Юлга чыккан яңа автомобильләрнең уртача бәясе 3 миллион 500 мең сум тәшкил иткән. Соңгы биш елда Россиядә машина бәяләре ике тапкыр (!) арткан.

Автомобиль маркаларына килгәндә, «LADA» беренчелекне кулдан ычкындырмый. Илдә сатылган һәр өченче машина диярлек үзебезнең җитештерүчеләргә туры килә. Беренче бишлекнең башка баскычларында – Кытай автомобильләре.

«Автостат» мәгълүматларына караганда, гыйнвар – ноябрь айларында илдә 848 мең Кытай машинасы сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 80 процентка күбрәк. Россия автомобиль базарының 58 проценты әлеге ил машиналарына туры килә, ди белгечләр.

 

Илдә иң күп сатылган машина модельләре, данә (гыйнвар – ноябрь, 2024 ел)

LADA Granta 186 123 +13,2%
LADA Vesta 114 002 +7,29%
Haval Jolion 79 136 +4,60%
Chery Tiggo 7 Pro Max 59 591 +3,48%
Chery Tiggo 4 Pro 48 024 +3,84%

 

«Ашыйсы килгән кебек…»

Казанда яшәүче Раил Насыйров җәй көне унике яшьлек «Kia»сын Кытай автомобиленә алмаштырган.

– Бик озак уйландык, шактый сайландык, – дип сөйләде ул. – Кулдагы машина бик нык искерде, еш ватыла башлады. Шуңа күрә хатыным Гөлназ белән «тимер ат»ны яңарту турында уйлана башладык. Безнең гаиләдә машина бер генә. Балаларны еш йөртергә туры килә. Шуңа күрә ышанычлы машина кирәк иде. Булган булган, яңасы булсын, дидек. Телисеңме, юкмы, бүген бөтен базар Кытай машиналары белән тулган. Баштарак шикләнеп карый идем аларга. Бездә: «Кытайныкы – димәк, сыйфатсыз», – дигән фикер бар бит. Таныш-белешләрдән сораша, интернетта мәгълүмат укый торгач, ышанычым артты. Дүрт-биш ай тирәсе яңа автомобильдә йөрим, бернинди дә дәгъвам юк.

Белгечләр Кытай автомобилен кемнәрнең алуын да ачыклаган. Әйтүләренә караганда, бу – 35–44 яшьлек, урта һәм югары белемле ир-атлар. Аларның күп өлеше зур шәһәрләрдә яши, ә «иномарка»ның 73 проценты кредитка сатып алынган.

Башкаладагы автосалоннарның берсендә эшләүче Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, машиналарга сорау тотрыклы.

– Билгеле булганча, бу елның 1 октябреннән утильләштерү җыемы, автомобиль двигателенең күләменә карап, 85 процентка кадәр артты. Төп ставка да күтәрелде. Бүген автокредитны 23–28 процент белән бирәләр. Боларны алдан сизеп, рульдәгеләр җәй азагын – көз башында ук машинаны яңартып калырга ашыкты. Тик сатып алучылар хәзер дә аз түгел. Автомобильләргә сорау тотрыклы. Чөнки ашыйсы килгән кебек, рульдә йөрергә өйрәнгән кешегә дә машина барыбер кирәк. Ә бәяләр алга таба да үсүдән туктамаячак. Чөнки утильләштерү җыемын 2030 елга кадәр индексацияләп тору каралган. Складта 1 октябрьгә кадәр кайткан автомобильләр күп әле. Шуңа күрә очсызрак бәядән машина сайлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез.

Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы ике елда республика юлларында Кытай машиналары саны өч тапкыр диярлек арткан. Бу елның гыйнвар – август айларында Татарстанда сатылган барлык яңа машиналарның 56 проценты әлеге төр «иномарка»ларга туры килсә, ике ел элек кенә әлеге күрсәткеч 18 процент чамасы тәшкил иткән.

Яңа ел бәясе

2025 елдан ни көтәргә? Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, бәяләр үсүе котылгысыз.

– 2025 елның 1 гыйнварыннан илдә кабат утильләштерү җыемы артачак. Мәсәлән, двигателе 2 литрга кадәр тәшкил иткән «иномарка»лар уртача 100 мең сумга кыйммәтләнәчәк, дип көтелә. Үзебездә җитештерелгән автомобильләргә килгәндә, алар да кыйммәтләнәчәк. Заводларның эше валюта курсына бәйле. Аларга алган кредитларын түләргә, чит илдән запас частьлар кайтартырга кирәк бит. Киләсе елда машиналар уртача 10–15 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу кулда булган автомобильләргә дә кагыла, – ди белгеч.

Машинада йөрү теләге – бер нәрсә, халыкның кесә ягын да онытырга ярамый. «РИА Новости» агентлыгы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, бүген Татарстанда яшәүчеләрнең 18 проценты гына 1,2 миллион сумга кадәр кредитка сатып алган машина чыгымнарын тулысынча каплап бара ала. 2,6 миллион сумлык автокредит алу исә республика халкының 5 процентының хәленнән килә.

 

Ил төбәкләрендә яшәүчеләрнең яңа машина сатып алу мөмкинлеге рейтингы (1,2 миллион сумга кадәр автокредит), %

  1. Ямал-Ненецк автоном өлкәсе 54,7
  2. Магадан өлкәсе 44,5
  3. Чукотка  43,2
  4. Мәскәү 37,1
  5. Татарстан 18,1
  6. Башкортстан 14,1
  7. Чувашия    10,5

Виктор ПУШКАРЕВ, «Автостат» агентлыгының аналитика бүлеге җитәкчесе урынбасары:

– 2023–2024 елларда, илдән зур брендлар киткәннән соң, автомобиль базарында бушап калган урынга актив рәвештә яңа маркалар килде. 2025 елда автомобиль базарына бәяләр кыйммәтләнү тискәре йогынты ясарга мөмкин. Монда утильләштерү җыемын һәм төп ставканы арттыру, инфляцияне дә исәпкә алырга кирәк. Дөрес, складларда иске бәядән сатып алган автомобильләр җитәрлек әле. Шуңа күрә дилерлар күпмедер вакыт бәяләр үсешен тоткарлап тора алачак. Ә менә 2025 елда кайткан машиналар кыйммәтрәк булачак. Автомобиль базарында киләсе елда да яңа маркалар пәйда булачак. Әмма соңгы ике елдагы кебек үк күп түгел. Һәр марка үз сатып алучысын тапты инде, яңаларына, базарда урын табу өчен, шактый тырышырга туры киләчәк. Ә бу – өстәмә чыгым дигән сүз. Бүгенге шартларда сатып алучы артык акча тотарга әзер түгел. Шул ук вакытта, базардан аз сатылган кайбер маркалар китәргә мәҗбүр булачак. Ә гомумән алганда, Кытай автомобильләренең төп бәласе – үз «йөз»ләре булмауда. Әйе, алар бик күп һәм бик заманча итеп җитештерә. Әмма мин, мәсәлән, әле дә юлдагы кайбер Кытай автомобильләрен капотындагы язуын яки тамгасын күрмичә таный алмыйм.

(«Автостат» сайтыннан)

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү