«ВТ»га язылып, юллама отучыларның балалары: «Әти белән әнинең бергә ял иткәне булмады»

«Ватаным Татарстан» газетасы беренче ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча «Шифалы су-Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юллама уйнаткан иде.

Аны Мөслим районының Дусай авылыннан элеккеге хат ташучы Гөлнира Зиазова отты. Әлеге гаиләгә бергәләшеп ял итү насыйп булды. Бүген алар өйләренә кайтачак. Кәефләре бик шәп.

‌– Әти белән әнинең 35 ел яшәп,бер тапкыр да бергә ял итәргә барганы юк иде. Дәвасы да, шифаханә хезмәткәрләренең җылы мөнәсәббәте дә бик ошаган.Алар сөенгәч,безгә дә рәхәт. «Ватаным Татарстан»газетасына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.Сезнең газетаны яздырудан туктамабыз.Гел шундый файдалы булып калыгыз. Газета укучылар саны артып торсын,- ди Зиазовларның балалары.

‌»Ватаным Татарстан»газетасына язылырга санаулы көннәр калып бара. Язылучыларны һәрвакыттагыча саллы бүләкләр көтә. Язылыгыз,отыгыз! Без сезне сөендерергә һәрвакыт әзер.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү