Васил Шәйхразыев гаиләсендәге сөенечле вакыйгалар турында сөйләде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда быел гаиләсендә булган матур вакыйгалары белән уртаклашты.

– Гаиләдә тынычлык булса, эш мөмкинлекләре күбрәк була. Шуңа күрә мин һәрвакыт өйдә тәртип, бәхет һәм аңлау булсын, дип телим. Шул вакытта гына рәхәтләнеп эшләп була. Гаиләдәге яңалыкларга килгәндә, быел кечкенә онык беренче сыйныфка укырга керде. Ул әнисе укыган мәктәптә белем ала. Иң мөһиме әнием исән-сау, киләсе елда аңа 89 яшь тула. Мин әле дә бала. Әтием 46 яшьтә үлгәндә әнием дә шул яшьтә иде. Эшчән, чибәр иде, кияүгә башка чыкмады, без, өч баласын, ялгызы тәрбияләде. Гомер буе авылда терлекче булып эшләде. Аның исән-сау булуы безнең өчен зур бәхет, — диде ул.

Иң төп сөенечләре – сугышта һәлак булган бабасын эзләп табулары булган.

– Безнең гаилә өчен бу – зур горурлык. Әти ягыннан бабабыз Шәйхрази Арсланов 1942 елда Сталининград янында башта югала, аннан һәлак була, дип белә идек. Без аның каберен 80 ел эзләгәннән соң, быел таптык. Сталининград өлкәсенә бардык, каберенә исем-фамилиясен яздык. Хәзер кайда күмелгәнен беләбез, анда барып, дога кыла алабыз. Бабайның кабере табылу – безнең гаилә өчен шатлык, –  диде Васил Шәйхразыев.

Ул бабаларының каберен ничек эзләп табуларын да сөйләде.

– Иң зур авырлык аның рядовой булуында иде. Җитмәсә, аның дәүләт бүләкләре дә булмаган. Офицер булса, дәүләт бүләге алган булса, мәгълүмат архивта булыр иде. Иң зур ярдәмче – Сталининград өлкәсендәге хәрби комиссариат һәм дуслар булды. Сталининград архивында мәгълүмат табылды, ул яраланган, госпитальдә булган. Анда һәлак булучылар җирләнгән туганнар каберлегендә табылды. Бу безнең өчен, безнең авыл өчен зур вакыйга булды, — диде Васил Шәйхразыев.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү