СВОга контракт төзеп китүчеләрнең кредитларын кичерә башлаганнар

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның кредит бурычларын кичерү турындагы яңа закон гамәлгә кергән. Бу хакта «Башинформ» яза. 

Контрактчылардан беренчеләрдән булып, республиканың Федераль суд приставлары хезмәтенә бурычтан котылу турындагы гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

Бурычтан котылуның механизмы гади: Оборона министрлыгы белән еллык контракт төзисең — 10 миллион сумга кадәр бурычтан котылу хокукы аласың. Закон 2024 елның 1 декабреннән гамәлдә һәм хәрбиләрнең үзләренә генә түгел, ә аларның гаиләләренә дә кагыла.

Тик мөһим нюансы бар: бурыч рәсми рәвештә суд тарафыннан танылырга яки 2024 елның декабрь башына кадәр приставлар эшендә булырга тиеш. Исәптән чыгару өчен гаризаны төрле ысуллар белән: шәхсән, туганнары, электрон почта яки дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү