Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф күләмен 8 тапкыр арттыру турындагы карарны раслады.
Хәзер «куяннарга» 300 сум урынына 2500 сум түләргә туры киләчәк. Документ рәсми сайтта урнаштырылган. Штраф күләме бер айлык юл йөрү бәясеннән чыгып исәпләнелә. Татарстан Дәүләт Советы депутаттлары 23 декабрьдә закон проектын раслаган иделәр. ул 10 көннән гамәлгә керәчәк.
Шушы көннәрдә Казан автобусларында кондукторсыз түләү системасы эшенә беренчел нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәдә пассажирларның 30% ка якынының юлда йөргән өчен түләмәүләре ачыкланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat