Экология министры: “Зарлар кими”

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков узып баручы елга нәтиҗә ясаганда, иң элек журналистларга рәхмәтен җиткерде. Ул нәтиҗәне саннар белән башлады.

– Соңгы җиде ел эчендә республикада табигатьне саклау чараларына 71,8 млрд сум акча юнәтелгән. Шуның 40 млрд. сумы оешмалар, калган 30 млрд. сумы федераль һәм республика бюджетыннан бирелде. Шушы акчалар (30 млрд.сум) ярдәмендә без табигатькә киләсе 77,1 млрд. сумлык зыянны саклап кала алдык. “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә соңгы 6 ел эчендә 21,6 млрд. сумлык 30 чара уздырылды, – ди министр.

Ул соңгы елларда башкарылган зур эшләргә тукталды. Казандагы Самосырово чүплеген бетерү һәм ләм басуларын юкка чыгару турында сөйләде. Бу эшләр барысы да “Экология” илкүләм проекты кысаларында башкарылды.
– Киләсе елдан яңа илкүләм проект эшли башлый. Хәзер “Экология” дигәнне “Экологик иминлек” алыштырачак. 2025 елда Татарстанда 2,6 млрд. сумлык 8 табигатьне саклау чарасы узачак. “Россия суы” федераль проекты ярдәме белән Чаллыдагы Мәләкәс һәм Казандагы Нокса елгасы чистартылачак, – ди Александр Шадриков.
Министр һава чисталыгы хакында да сөйләде. 2017 елдан алып Татарстанда атмосферага килгән зыян күләме 658 тоннадан 428 тоннага кадәр кимегән. Һаваны пычратучы матдәләр күләме 319,7 милионнан 194 миллионга калган.

– Тирә-якка килгән зыяннар кими. Машиналарның экологик ягулыкка күчүе дә ярдәм итә. Узган ел нәтиҗә ясаганда без соңгы 30 елда һава пычратучы матдәләрнең күләме 21,4 процентка кимүен әйткән идем. Быел бу күрсәткеч 24,1 процентка җитте. 30 ел эчендә сулыкларны пычрату 67,2 процентка кимеде, – ди министр.
Республикада чисталыкны саклар өчен шартлар җитәрлек. Атмосфера сыйфатын тикшерүче 12 автоматлаштырылган станция эшли. Халыктан килгән зарлар да кими башлаган. Ә менә Казанның “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләрнең зарлары күп әле. Биредәге автомат станцияләр дә һаваның чиста түгеллеген күрсәтә икән. Бер ел эчендә биредә 1252 һавадагы матдәләрнең артып китүе күзәтелгән. Шуның 99 проценты күкерт газы.

– Казанның Химиклар урамындагы полигонны бетерергә күптән әйтелсә дә, бүген генә аның ябылганын хәбәр иттеләр. Әмма безгә аның бөтенләй юкка чыгуы кирәк, — ди министр. – Республикада яшәүчеләр уңайлы шартларда, чиста су һәм чиста һава сулап яшәргә тиеш.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү