Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чыршысында СВОда катнашучыларның балалары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысында катнашучы балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Традицион Яңа ел чарасы Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сарае мәйданчыгында уза.

Театральләштерелгән тамаша башланганчы Рөстәм Миңнеханов МХодә катнашучыларның балалары һәм үзләрен фәндә, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән талантлы балалар белән очрашты.

Балалар Татарстан Рәисен музыкаль сәламләү белән каршы алдылар. Музыкаль номерлар татар һәм рус телләрендә әзерләнгән.

Очрашу барышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларны «иң сәләтлеләр» дип таныштырды.

Очрашуда кадет мәктәпләре укучылары, Татарстан Республикасында Беренчеләр хәрәкәтенең төбәк бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

Очрашуның иң яшь катнашучысы балалар бакчасында ук әти-әнисе аның активлыгына игътибар иткәнен һәм 4 яшеннән «Радужная фантазия» түгәрәгенә йөрүен сөйләде. Малайның әтисе хәзерге вакытта МХОдә.

«Мин каникулларга аның янына барырга хыялланам! — дип уртаклашты малай. — Тагын минем уенчык автоматым, бронежилетым һәм каскам булсын иде».

«Синең автоматың да һәм бронежилетың да булыр, сиңа сатып алырбыз аларны», — дип вәгъдә итте малайга

Татарстан Рәисе. Бер яшүсмер шулай ук үзе һәм гаиләсе турында сөйләде: ул кадет мәктәбендә укый, ә аның әтисе һәм абыйсы МХО зонасында. Киләчәктә егет кадр офицеры булырга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов егетне җаваплы сайлавы өчен мактады. «Сезнең ватанга хезмәт итүне сайлавыгызны хуплыйм, — диде Миңнеханов. Бу бик җаваплы һәм абруйлы! Миннән үз гаиләңә сәлам һәм рәхмәт әйт – шундый сугышчы үстергән өчен. Андыйлар белән горурланырга гына мөмкин».

Республика Яңа ел чыршысы кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда бөтен республикадан – Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм башка муниципаль берәмлекләрдән балалар катнашты.

Очрашу азагында балалар Татарстан Рәисе белән бергәләп фотога төштеләр.

Белешмә өчен:

Гомумән алганда, Республика чыршысына 17 меңгә якын бала килер, дип көтелә.

МХОдә катнашучылар гаиләләрендәге 3 яшьтән 9 яшькә кадәрге кечкенә балалар өчен Яңа ел бүләкләре барлык муниципаль районнарга тапшырылачак, шулай ук урыннарда Яңа ел чаралары оештырылачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү