Алабуга районында янгында һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә миллион ярым түләнәчәк

Алабуга районының Малореченский бистәсендә терлекчелек комплексындагы янгында зыян күргән эшчеләрне күчерү эшләре тәмамланган.

Эшчеләрне урнаштырып тору өчен, оешма җитәкчелеге заводта җитештерелгән 4 модульле тулай торак сатып алган, аларның һәркайсы 8 урынга исәпләнгән. Барлык модульләрнең дә янгын куркынычсызлыгы сертификатлары бар һәм аларны комплекс территориясендә урнаштырганнар. Бу хакта «Новая Кама» сайты хәбәр итә.

Эшчеләрне тиз арада яңа тулай торакларга күчергәннәр. Оешма җитәкчелеге янгында һәлак булган һәр эшченең гаиләсенә 1,5 миллион ярым акча түлиячәк. Акчаларны түли башлаганнар инде.

24 декабрьдә Малореченский бистәсендә терлекчелек комплексында чыккан янгында 6 эшче янып үлде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү