6 сәгать эчендә ашап бетерергә һәм… эчмәскә!

Чама хисен югалтмаска! Яңа елда бәйрәм киченең яме китмәсен өчен иң мөһиме әнә шул кагыйдәне истән чыгармаска кирәк, ди белгечләр. 

Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Хәева бәйрәм көннәрендә исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш итә. Белгеч фикеренчә, хәмер организмга психоактив матдә кебек тәэсир итә.

– Хәмернең зарарсыз дозасы юк. Баштарак алар кәефне күтәрә, кеше күңел ача, аралашучанга әйләнә. Әмма Яңа ел төне озын. Шуңа күрә кеше бу көнне чама хисен югалта. Эчкән хәмер күләме арткан саен, кешенең үз-үзен тотышы да тамырдан үзгәрә. Ул агрессивка әйләнә. Чамадан тыш хәмер кулланучылар арасында агуланучылар да шактый. Шуңа күрә Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмердән бөтенләй баш тарту хәерле, – ди табиб.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина, исерткеч эчемлекләрне кулдан алырга ярамый, дип кисәтә.

– Ялган аракы бик куркыныч. Аны эчкән кеше инвалид калырга, үләргә үк мөмкин. Ялган исерткеч эчемлекләр составында метил спирты, эпиленгликоль, изоприл спирты кебек зарарлы матдәләр була. Кызганыч, исерткеч эчемлекләрне кулдан алучылар да бар. Шул рәвешле сәламәтлеген дә, гомерен дә куркыныч астына куя, – ди баш токсиколог.

Куркыныч, димәктән, Яңа ел табынына сый-нигъмәтләр әзерләүнең дә рәте бар. Казандагы ветераннар госпиталенең терапия бүлеге мөдире, гастроэнтеролог, нутрициолог Кристина Майорова бәйрәмгә дигән ризыкларны көнендә генә әзерләргә киңәш итә.

– Күпләр бәйрәм табынына куелачак ризыкны, салатларны алдан әзерләп куярга тырыша. Әмма әзер ризык суыткычта торганда да тиз искерә. Шуңа күрә салатларны, составында аксым күп булган ризыкларны алты сәгать эчендә ашап бетерергә кирәк. Бәйрәмнән калган ризыкларны берничә көн дәвамында ашау куркыныч. Яңа ел көнендә чама хисен онытырга ярамый. Кич белән ашармын, дип көне буе ач торырга да, берьюлы күп итеп ашарга да ярамый, – дип кисәтә табиб.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү