Татарстан фельдшерлары 10 тапкыр йөрәге туктаган ир-атның гомерен саклап калганнар!

Түбән Кама фельдшерлары ун тапкыр (!) йөрәге туктаган ир-атның гомерен саклап калган! Районның «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләүче Раил Әхмәтов белән Артем Урамов өчен быелгы Яңа ел алды әнә шундый могҗизага тиң батырлыклары белән истә калачак. Егетләр үзләре моны һич кенә дә батырлыкка санамый, бу – безнең бурычыбыз, дип кенә җаваплый. Ә бит алар сөйләгәнне тыңлаганда ук чәчләр үрә тора.

Гадәти эш көне була ул. Төнге сәгать уникедә егетләрне йөрәк авыртуыннан зарланган 54 яшьлек Альберт исемле ир-ат янына чакыртып алалар. Фельдшер егетләр исә аңа инфаркт булганын ачыклый һәм, кардиохирургларга хәбәр итеп, ир-атны тиз арада хастаханәгә илтергә карар кыла. Әмма Альбертның хәле авырайганнан-авырая гына бара. Ахыр чиктә аның йөрәге тибүдән туктый.

– Без аңа тиз арада беренче ярдәм күрсәттек. Йөрәген эшләтеп җибәреп, авыруны носилкага гына салуыбыз булды – йөрәге кабат туктады. Юлда барганда да берничә тапкыр кабатланды бу хәл. Инде авыруны алып барып җиткердек, кардиохирург кулына тапшырдык дигәндә генә Альбертның йөрәге кабат туктады. Бу өч сәгатьлек марафон вакытында үзебез дә әллә ничә кат үлеп терелгәндәй булдык, – дип искә ала ул көнне Раил Әхмәтов.

Ә бит шушы вакыт эчендә ир-атның йөрәге барлыгы ун (!) тапкыр туктаган. Хастаханәгә барып җиткәч, йөрәгенә катлаулы операция ясыйлар аның. Шул рәвешле санаулы вакыты эчендә бер төркем белгеч ир-атны үлемнән саклап кала. Хәзерге вакытта Альберт реанимациядә. Берничә көннән аны палатага чыгарырга җыеналар. Без дә сәламәтлек телибез.

Раил Әхмәтов яшерми: «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә унике ел эшләү дәверендә бер тапкыр да мондый хәлдә калганы булмаган. Биредә ун ел хезмәт куйган Артем Урамов өчен дә – гомергә истә калырлык тәүге вакыйга бу.

– Кеше гомерен саклап калу – зур җаваплылык. Үлем белән күзгә-күз очрашкан мәлдә бигрәк тә. Әле бүген генә Альбертның хәлен белешеп чыктык. Аның исән калуына бер сөенсәк, акрынлап тернәкләнә баруын күргәч, икеләтә шатландык, – ди Раил.

Моны могҗиза дими ни дисен! Хәер, республика халкының сәламәтлеге сагында торган белгечләр мондый батырлыклары белән даими шаккатырып тора анысы. Әле күптән түгел генә РКБ табиблары 28 яшьлек хатын-кызның аналыгыннан 11 килограммлы шеш алды. Аңа кадәр Чаллы табиблары клиник үлем кичергән, төгәлрәк әйтсәк, йөрәге унбиш минут типмичә торган кыз баланың гомерен саклап калган иде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү