Яңа ел алдыннан, унынчы ел рәттән Балтачта «Төнге чаңгы юллары» сезонын башлап җибәрделәр. Яктыртулы чаңгы юллары барлыкка килгәч, районда кичләрен гаиләләре, дуслары, хезмәттәшләре белән һәр кич чаңгы шуучылар күбәя.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчелеге аларны берләштерү, шөгыльләнүчеләрне тагын да арттыру өчен шушындый ярышлар үткәрә башлый. Монда теләгән һәркем катнаша ала. Ә теләк белдерүчеләр көннән- көн күбәя һәм оештыручыларга атна көннәрен, төгәлрәге, кичләрен график белән бүлгәләргә туры килә. Бер көндә гаиләләр, бер көндә аерым чаңгычылар, коллективлар көч сынаша. Әлеге традиция дәвам итә. Быелгы сезон ачылышында утыздан артык чаңгычы катнашкан. Бәйрәм ялларында да төнге узышлар дәвам итә, шул ук вакытта көндезләрен дә ярышлар узачак, ди оештыручылар
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat