Алда мине ни көтә? Багучыга барган һәм бармаганнар турында

2024 елда россиялеләрнең 60 проценты багучыларга мөрәҗәгать иткән. Нумерология фаразлары һәм онлайн күрәзәчелек тә көннән-көн чәчәк ата. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча Бөтенроссия үзәге әнә шундый мәгълүматлар китерә. Ә сезнең багучыга барганыгыз бармы?

Айгөл Маликова (Актаныш районы):

Күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итүне хупламыйм. Аңлашыла, төрле хәлләр булырга мөмкин. Кемдер чарасызлыктан, башын кая куярга белмәүдән багучыга баруны бердәнбер дөрес юл дип саный. Әмма бу Аллаһы Тәгалә тыйган гамәлләр рәтенә керә. Багучыга җеннәр һәм шайтаннар ярдәм итә. Танышларым арасында күрәзәче һәм өшкерүче картларга мөрәҗәгать иткән хатын-кызлар бар. Тик анда барып, тормыш уңайланды, сәламәтлек яхшырды, дигәннәре юк. Киләчәк тормышың турында борчылсаң, авырудан интексәң, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә, аннан җиңеллек һәм шифа сорарга кирәк.

Раил Идрисов (Башкортстанның Агыйдел шәһәре):

Мин үзем күрәзәчеләргә ышанмыйм һәм аларга йөргәнем дә юк. Әмма ислам динендәге өшкерүчеләрнең ярдәме тигәнен беләм. Төрле бозыклык вакытында яшибез: кешеләр бер сәбәпсез авырый, уңышсызлыкларга очрый. Бу очракта алар, әлбәттә, төрле им-томчы әбиләрне эзли башлый. Тик күпчелеге шарлатаннарга юлыга. Ә алар хәзер буа буарлык. Интернет аша гына «дәвалаучы»лар яки видеодан карап кына диагноз куючылар артты. Берәр нәрсә була калса, үзең белгән хәзрәткә барып өшкертеп кайтуың хәерлерәк.

Елена Басыйрова (Алабуга шәһәре):

Минем күрәзәчеләргә барганым юк. Әмма апам яшь вакытта бик озак авыргач, бер әбигә барган иде. Табибларның, апамны берничә ел дәвалап та, ярдәме тимәде. Ул хәлсезләнеп, йөри алмаслык дәрәҗәгә үк җитте. Шуннан бер им-томчы апамда бик күптәннән бозым барлыгын, хәтта  кем кулы белән эшләнүен дә әйтеп бирде. Бозымны чыгару юлын да тәфсилләп аңлатты ул. Күпмедер вакыттан соң апам аякка басып, яңадан яши башлады. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләрме әле?

Айсылу Лерон, Казан Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе:

– Багучыларга йөрү билгесезлектән килеп чыга. Билгесезлек – безнең бүгенге вазгыятькә туры килә торган сүз ул. Иртәгә нәрсә буласын да белми яшибез бит. Күрәзәчегә йөрү илдәге вакыйгаларга бәйле. Шуңа күрә моңа гаҗәпләнмим. Кеше һәрвакыт тотрыклылыкка омтыла, тынычлык эзли. Багучыга йөрүчедән көләргә дә, аны кимсетергә дә кирәкми. Кемдер психологка мөрәҗәгать итеп, кемдер багучыга барып үзенә урын таба. Им-томчылар дәвасы да психологик терапиягә охшаган бит.

Рифат Сәлах, шагыйрь:

– Багучыга баручыларның артуы илдәге икътисадый хәлнең кискенләшүенә бәйле дип уйлыйм. Бүген бик күп кешенең бурычка батканын беләбез. Ике кешенең берсендә – ипотека. Узган гасырның туксанынчы елларында Кашпировский кебек псевдогипнозчылар алга чыккан иде. Хәле мөшкел булган кеше, ирексездән, кайдандыр ниндидер ярдәм эзли башлый. Әлбәттә, ул ярдәмне багучылардан түгел, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорасак, эшләребез уңышлырак булыр иде, мөгаен.

Марат Галимов, җырчы:

Күрәзәчегә йөрү дуңгыз ите ашауга һәм аракы эчүгә тиң. Алар әйткән ун әйбернең берсе генә дөрес булырга мөмкин. Багучыга мөрәҗәгать итүчеләргә бик тискәре карашта мин. Коръән аятьләре ярдәмендә дәвалаучыларга гына йөрергә рөхсәт ителә. Алар киләчәктә ни көткәнен әйтми, дога белән күңел авыруларын дәвалап, тынычлык урнаштыра.

Ренат Галиәскәр, шагыйрь, алып баручы:

Дөньяда ыгы-зыгы күп, тынычлык юк. Ә авыр заманнарда элек-электән халык, юаныч эзләп, сихерчеләргә, им-томчыларга мөрәҗәгать иткән. Шулай кеше әз генә булса да күңеленә тынычлык тапкан. Яхшы хәбәр әйтерләр дә тормышым җиңеләер, дип алдана шул кайберәүләр. Тик җан тынычлыгын диннән эзләргә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү